Шушы елның гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе ачылуга 155 ел тула. Шушы уңайдан республикабызның иң абруйлы әдәби журналы саналучы «Казан утлары» «Илаһи утрау» дип аталган махсус мәкалә бастырып чыгарды. Авторы – Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кайгыртучылар шурасы рәисе Разил Вәлиев. Биредә әлеге мәкаләнең фотокүчермәсе тәкъдим ителә.
Шаһиәхмәтова Г.Г. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында гражданнар матбугатына караган рус китабы (1709–1830): каталог / Г.Г. Шаһиәхмәтова; Татарстан Республикасы Милли китапханәсе; [фәнни мөхәррир Р.И. Вәлиев; җаваплы мөхәррир С.Р. Җиһаншина). – Казан: «Милли китап» нәшрияты, 2020. – 351 б.: рәс. – ТАССРның 100 еллыгына һәм Татарстан Милли китапханәсенең 155 еллыгына багышлана.
«Милли китап» нәшриятында «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында гражданнар матбугатына караган рус китабы» («Русская книга гражданской печати в фондах Национальной библиотеки Республики Татарстан») каталогы дөнья күрде. Ул Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендәге рус һәм дөнья әдәбияты секторы фондларында сакланучы, XVIII гасыр һәм XIX гасыр башы рус гражданнар матбугаты басмаларын тасвирлап бирә. Әлеге каталогка кертелгән барлык басмалар китап ядкәрләре булып тора һәм, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни байлыгы буларак, дәүләт тарафыннан саклана.
Россиядәге иң бай һәм иң матур китапханәләренең берсе – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе – гыйнвар аенда үзенең туган көнен билгеләп үтә. Бу вакыйга уңае белән 2020 елның 15 гыйнварыннан 31 гыйнварына кадәр Китапханәнең икенче уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән «Китап – халык хәтере» дип исемләнгән күргәзмә эшли.
2020 елның 24 гыйнварында 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 йорт) Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән очрашу – әдәби-театраль кичә булачак.
2020 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендәге (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) инглиз телендә аралашу клубында очрашулар дәвам итә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге Казанда беренче татар типографиясе ачылуга 120 ел тулу уңаеннан «Милләткә хезмәттә Кәримевләр матбагасы» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итә.
2020 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (К. Маркс ур., 36 йорт) «Эксперимент. Теория. Тәҗрибә» дигән күргәзмә эшли.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан 1996 елдан бирле елга ике тапкыр татар һәм рус телләрендә нәшер ителүче «Китапханә хәбәрләре»–«Библиотечный вестник» фәнни-гамәли журналының чираттагы саны узган 2019 елның ахырында дөнья күрде һәм укучылары кулына барып иреште.
2020 елның гыйнвар аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге (К.Маркс ур., 36 йорт) инглиз, алман, француз һәм төрек телләрендә дөнья әдәбияты шедеврларыннан китап күргәзмәсе тәкъдим итә.
2020 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (К.Маркс ур., 36 йорт) Лондоннан танылган укытучы-методист Хью Делларның «Better vocabulary outcomes. Teaching grammar lexically» дигән лекциясе булачак.