ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Табигать – безнең байлыгыбыз. Без табигатьне сакларга, якларга һәм яратырга тиеш. Хәзерге заманда экология проблемасы – иң мөһим проблемаларның берсе. Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, йортыбызны саклау дигән сүз.

2020 елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5 йорт) «Сәнгати хыяллар дөньясы» дип аталган күргәзмәләр циклын дәвам итә һәм февраль аенда агач төзелеш сәнгатенә багышланган «Агач әкият сөйли» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итә.

2020 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Казан, Театр ур., 5 йорт) «7 нче Казан интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет белем бирү оешмасының сәламәтлекләре җәһәтеннән мөмкинлекләре чикләнгән балалары кунакта булды. Очрашу «Һөнәр белән танышу» проекты кысаларында «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды ярдәмендә оештырылды.


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанда 2020 ел ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде.

Бу вакыйга республика өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә әһәмиятле. Шул уңайдан төрле чаралар үткәрелә.

2020 елның 1 февраленнән 29 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең икенче бинасындагы уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт), ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көненә багышлап, «Туган телгә урын түрдә» дигән матбугат басмалары күргәзмәсе эшли. Күргәзмәне вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре оештырды.


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

ТАССРның 100 еллыгын һәм Чүпрәле районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 2020 елның 31 гыйнвары көнне Чүпрәле районында «Китапханәләрнең туган якны өйрәнү эшен оештыруда яңа алымнар» дип исемләнгән семинар узды.

2020 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре төрле максатларда кулланып була торган сувенир эшләү буенча мастер-класс үткәрде.

2020 нче елның 31 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) мәктәп укучылары өчен китапханә дәресе форматында Мәгълүмат көне үткәрелде.

2020 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре 36 нчы гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары белән кабат очрашты. Алар балалар игътибарына «Мин – укучы» әдәби проекты кысаларында  алман язучысы Вильһельм Гауфның «Кәрлә Борын» әкиятен тәкъдим итте.

2020 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге хезмәткәрләре «Мин – укучы» әдәби проекты кысаларында Казан шәһәре 3 нче гимназиясенең 3 нче сыйныф укучылары өчен Бельгия язучысы Морис Метерлинкның «Күк кош» пьесасы буенча китапханә дәресе үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International