2020 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (К.Маркс ур., 36 йорт) балалар һәм яшүсмерләр өчен инглиз теле клубында яңа елда беренче очрашу узды.
2020 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан шәһ., Театр ур., 5 йорт) халык иҗаты елы кысаларында «Сәнгати хыяллар дөньясы» дип аталган күргәзмәләр циклын ачып җибәрә һәм «Россиядәге халык һөнәрчелеге» китап күргәзмәсен тәкъдим итә.
Татарстан Милли китапханәсе Россиядәге һәркем файдалана ала торган җәмәгать китапханәләренең иң әүвәлгеләреннән санала. Аның чишмә башы Казан шәһәрендә 1865 нче елның 10 (24) гыйнварында ачылган Казан җәмәгать китапханәсенә барып тоташа. Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге уку залында шушы әһәмиятле вакыйгага багышланган «Без тарихта эзлебез...» = «Вехи истории» дигән китап күргәзмәсе куелды (Казан, Карл Маркс урамы, 36 йорт).
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә эшләп килүче «Әдәби алан» клубының чираттагы утырышы 2019 елның 6 декабрендә узды.
Яңа ел белән!
Милли китапханәнең Күргәзмәләр һәм мәдәни чаралар бүлеге (Кремль ур., 33 йорт) яңа елны «Әдәби премияләр лауреатлары» дигән экспозиция белән ачып җибәрә. Анда дөнья, Россия һәм Татарстан премияләре лауреатлары булган язучыларның китаплары куелган. Күргәзмәнең максаты – җәмгыятьтә зур әдәбиятка кызыксыну уяту, китапны иҗтимагый тормышның тулы канлы катнашучысы итү.
2019 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе коллективы якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме алдыннан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында «Питер Пен» спектаклен тамаша кылды. Фойеда хезмәткәрләрне һәм аларның балаларын Кыш бабай белән Кар кызы, төрле әкият геройлары каршы алды. Балалар чыршы тирәли җырлап - биеп, шигырь сөйләп Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
2019 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Милли Китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (К.Маркс ур., 36 йорт) нәниләр өчен инглиз теле буенча чираттагы дәрес узды.
2019 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Казан, Театр ур., 5 йорт) кабаттан Казан шәһәренең инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм итүче «Бердәм балачак» фондыннан сәламәтлекләре җәһәтеннән мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм күп балалы гаиләләрдәге балалар белән очрашу узды.
2019 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре татарча белем бирүче, Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче номерлы гимназиядә 7 нче сыйныф укучылары белән сәламәт яшәү рәвешенә өндәүгә багышланган Мәгълүмат көне үткәрде.