Телләрнең һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеген саклау максатында 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 сессиясендә 21 февральне Халыкара туган тел көне дип игълан итү турында карар кабул ителде. Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) генераль Ассамблеясы бу инициативаны хуплады. Хәзер бу истәлекле датаны җир шарының бөтен ил-төбәкләрендә дә билгеләп үтәләр.
2020 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге хезмәткәрләре «Бөтен дөнья сезнең учыгызда» проекты кысаларында Казан шәһәре 36 нчы гимназиясенең беренче сыйныф укучылары белән очрашты.
2020 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты проектларын тәкъдим итү кичәсендә булдылар. Чара 21 февральдә билгеләп үтелүче Халыкара туган тел көненә багышланган иде.
26 февраль – җыештыру көне
Халыкара туган тел көненә багышлап, 2020 елның 20–21 февраль көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында унберенче тапкыр «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды.
2020 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) инглиз телендә аралашу клубының чираттагы очрашуы узды. Очрашуда күтәрелгән тема – урбанистика.
2020 елның 18, 25 гыйнвар һәм 1, 8 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) балалар һәм яшүсмерләр өчен инглиз теле клубының чираттагы очрашулары узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Җәүдәт Фәйзи» электрон белешмәлеге тулыландырылды − http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/faizi.htm.
21, 22, 23 февраль - ял (бәйрәм) көннәре
2020 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Идел буе районының «139 нчы гимназия–Мәгариф үзәге»ндә 4 нче сыйныф укучылары өчен Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган мәгълүмат көне үткәрде.