Февраль аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) «Уйлап табу: куллануның хокукый аспектлары» дигән күргәзмә эшли.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 19 февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Идел буе районындагы 24 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары белән очрашу оештырдылар.
19 февраль көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) Казан милли тикшеренү технология университетының 4 курс студентлары өчен «Федераль сәнәгать милке институтының мәгълүмат ресурслары» дигән тематик күзәтү үткәрелде.
2020 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә күренекле башкорт сатирик язучысы, шагыйрь һәм журналист Марсель Сәлимов булды. Ул каләмдәше, Уфада татар телендә нәшер ителә торган республикакүләм «Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов белән килгән иде.
2020 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында күренекле башкорт сатирик язучысы, шагыйрь һәм журналист Марсель Сәлимовның «Чорына күрә җыры» дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Әлеге китап 2019 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән.
2020 нче елның 18 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Комфест»өстәмә һөнәри белем бирү уку үзәге экскурсоводлары өчен Мәгълүмат көне узды.
2020 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) испан телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дәресләр башланды.
16 февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Казан, Театр ур., 5 йорт) «Дөнья музыка мәдәниятенең алтын фонды» ретро-кинозалы кысаларында бөек артист, опера җырчысы Фёдор Иванович Шаляпин турындагы «Бөек Шаляпин» документаль фильмы күрсәтелде. Ул 13 февраль – Ф.И.Шаляпинның туган көненә һәм бу көннәрдә Казанда узучы Ф.И.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестиваленә багышланган иде.
Ватанны саклаучылар көне – ир-егетлəрнең намус, абруй һәм кыюлык шикелле сыйфатларга ия булуын раслый торган бәйрәм. Традицион рәвештә әлеге бәйрәм белән илебез сагында торучы кыю, курку белмәс көчле затларны котлыйлар. Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан 2020 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре «Бүләккә шоколадлы открытка» ясау буенча мастер-класс үткәрде.
2020 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре 5 нче лицееның 3 нче сыйныф укучылары өчен, «Мин – укучы» әдәби проекты кысаларында Э.Т.А.Гофман (1776–1822) иҗатына багышлап, Китапханә дәресе үткәрделәр.