Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) 13 февральдә Казан милли тикшеренү технология университетының 1 курс студентлары өчен «Уйлап табуларның халыкара классификациясе» дигән темага гамәли дәрес узды.
2020 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) Казан милли тикшеренү технология университетының 2 курс студентлары белән «Патент мәгълүматын эзләү.
2020 елның 10 февраленнән 25 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең икенче бинасындагы уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән, «Ватан өчен – илем өчен» дип исемләнгән күргәзмә эшли. Ул «Россиянең Хәрби дан көннәре» циклыннан, Ватанны саклаучылар көненә багышланган.
2020 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге муниципаль китапханәләр хезмәткәрләре өчен «Яңа буын китапханәсе. «Мәдәният» милли проекты кысаларында модельле муниципаль китапханәләр булдыруга конкурста катнашу өчен документлар әзерләү» дип исемләнгән семинар уздырды.
2020 елның 1 февраленнән 29 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) барлык теләүчеләрне «Белемгә нигезләнгән икътисад» дип аталган китап күргәзмәсенә чакыра.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) 2020 елның февраль ае дәвамында «Системалы инновацион икътисад» дигән күргәзмә эшли.
Табигать – безнең байлыгыбыз. Без табигатьне сакларга, якларга һәм яратырга тиеш. Хәзерге заманда экология проблемасы – иң мөһим проблемаларның берсе. Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, йортыбызны саклау дигән сүз.
2020 елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5 йорт) «Сәнгати хыяллар дөньясы» дип аталган күргәзмәләр циклын дәвам итә һәм февраль аенда агач төзелеш сәнгатенә багышланган «Агач әкият сөйли» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итә.
2020 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Казан, Театр ур., 5 йорт) «7 нче Казан интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет белем бирү оешмасының сәламәтлекләре җәһәтеннән мөмкинлекләре чикләнгән балалары кунакта булды. Очрашу «Һөнәр белән танышу» проекты кысаларында «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды ярдәмендә оештырылды.
Татарстанда 2020 ел ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде.
Бу вакыйга республика өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә әһәмиятле. Шул уңайдан төрле чаралар үткәрелә.