2020 елның 1 февраленнән 29 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең икенче бинасындагы уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт), ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көненә багышлап, «Туган телгә урын түрдә» дигән матбугат басмалары күргәзмәсе эшли. Күргәзмәне вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре оештырды.
ТАССРның 100 еллыгын һәм Чүпрәле районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 2020 елның 31 гыйнвары көнне Чүпрәле районында «Китапханәләрнең туган якны өйрәнү эшен оештыруда яңа алымнар» дип исемләнгән семинар узды.
2020 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре төрле максатларда кулланып була торган сувенир эшләү буенча мастер-класс үткәрде.
2020 нче елның 31 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) мәктәп укучылары өчен китапханә дәресе форматында Мәгълүмат көне үткәрелде.
2020 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре 36 нчы гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары белән кабат очрашты. Алар балалар игътибарына «Мин – укучы» әдәби проекты кысаларында алман язучысы Вильһельм Гауфның «Кәрлә Борын» әкиятен тәкъдим итте.
2020 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге хезмәткәрләре «Мин – укучы» әдәби проекты кысаларында Казан шәһәре 3 нче гимназиясенең 3 нче сыйныф укучылары өчен Бельгия язучысы Морис Метерлинкның «Күк кош» пьесасы буенча китапханә дәресе үткәрделәр.
2020 елның 30 гыйнварында «Иннополис» махсус икътисадый зонасында (А.С.Попов исемендәге технопарк, Университет ур., 7 йорт) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2019 ел эш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган максатларына багышланган киңәйтелгән коллегия утырышы булды.
Татарстан Милли китапханәсе коллективын һәм ветераннарын, башка китапханәләрдә эшләүче һөнәрдәшләребезне һәм китапханәләргә йөрүчеләрне, китап укучыларыбызны күренекле вакыйга – Республикабызның төп Китап Йорты нигезләнүгә 155 ел тулу уңаеннан ихлас котлыйбыз!
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 йорт) февраль ае дәвамында «Гаҗәеп Мисыр» дип аталган күргәзмә эшли. Ул 2020 елда билгеләнеп үтүче Россия һәм Мисыр арасында гуманитар хезмәттәшлек елына багышланган. Президент В.В.Путин Россиядә һәм Мисырда бер берсенең мәдәниятенә һәм рухи мирасына игътибарның көчәюен билгеләп үтте.
2020 елның 25 гыйнварында «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» дәүләт мәгълүмат системасы турындагы Нигезләмәне раслау хакында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 23 нче номерлы Карары кабул ителде.