ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Сезне мәшһүр фән һәм мәдәният эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, китапчы галим Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истәлегенә багышланган Бишенче мемориаль укулар – Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра. Укулар 2016 елның 14-15 июлендә Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының Саба районында узачак.

 2016 нчы елның 13 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Дәрья» әдәби кунакханәсе халкыбызның яраткан шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрде.

2016 нчы елның 15 нче апреле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Ел китабы–2014» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

2016 нчы елның 15 нче апрелендә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда «Ядкярләрдә – Тукай рухы» дип аталган «Төп нөсхә көне» узды.


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

2016-нчы елның 13-нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе үзенең укучыларын һәм Габдулла Тукай иҗатын яратучыларны шагыйрьнең 130 еллык юбилеена багышланган «Төп нөсхә көне»нә чакыра.


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 5 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) хезмәткәрләре татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр «Түгәрәк уен» альманахы редакциясе белән очрашу үткәрде.


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) халкыбызның яраткан шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган «И мөкатдәс моңлы сазым» дигән китап күргәзмәсе эшли башлады.

2016 нчы елның 13 нче апрелендә 17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе, халкыбызның яраткан шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, «Һәр буынга яшьтәш Тукай» дип исемләнгән кичә үткәрә.


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

2016 нчы елның 24 нче мартында Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы халык язучысы Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган III республика конференциясе үткәрелде.


18
март, 2016 ел
җомга

2016 нчы елның 24 нче мартында 17.00 сәгатьтә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә (Казан, Пушкин ур., 86) күренекле татар шагыйре Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган «Гакыйль Сәгыйров – үзе турында һәм барысы да аның турында» дип аталган китапны тәкъдим итү кичәсе уздырыла.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International