Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Хәтерлибез. Данлыйбыз. Горурланабыз» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.
2016 нчы елның 28 нче апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты конференцияләр залында М.Г. Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге чыгарган басмаларны тәкъдир итү чарасы узды.
2016 нчы елның 26 нчы апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә Казакъстан галимнәре делегациясе килде.
2016 нчы елның 25 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) экскурсоводлар өчен Мәгълүмат көне уздырылды.
2016 нчы елның 25 нче апрелендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан «Корстон» мәдәният-күңел ачу үзәгендә (Казан шәһәре, Н. Ершов урамы, 1 А йорт) «Габдулла Тукай һәм төрки дөнья» дип аталган халыкара конференция булып узды. Әлеге чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе; Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы; Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
2016 нчы елның 22 нче апрелендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ел саен уздырыла торган «Китапханә төне – 2016» уку фестивалендә катнашты. Әлеге традицион чара быел «Кино укы!» шигаре астында узды.
2016 нчы елның 20 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Вильнюс университеты доценты, гуманитар фәннәр докторы Галина Антоновна Мишкинене эшлекле сәфәрдә булды.
2016 нчы елның 26 нчы апрелендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына (1886-1913) 130 ел тула.
19 нчы апрель көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Тукай – ядкярләрдә» исемле 2 томлы җыентыкны тәкъдир итү кичәсе булды.
19 нчы апрельдә көндезге cәгать унда Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә (Казан, Кремль ур., 33) татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайга багышланган «Тукай – ядкярләрдә» исемле 2 томлы җыентыкны тәкъдир итү кичәсе була.