ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
«2014–2020 нче елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы Дәүләт программасы кысаларындагы «Татар халкының чит илләрдә сакланучы язма мирас ядкәрләрен барлау, саклау һәм кайтару» проектын тормышка ашыру максаты белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре 2014 елның 13-22 октябрь көннәрендә Төркия Җөмһүриятендә археографик сәфәрдә булдылар.

30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы милли китапханәсе сайтында китапханәнең 150 еллык юбилеена багышланган онлайн-викторина тәмамланды. Аның нәтиҗәләре белән танышыгыз.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 1996 елдан бирле эшләп килүче «Милли китап» нәшриятында шушы ук китапханә хезмәткәрләре И.Г.Һадиев белән Р.Ф.Мәрдановның «Кукмара төбәгенең ташъязма истәлекләре» дигән китабы дөнья күрде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә Төркиядән бик әһәмиятле һәм кызыклы китап кайтартылды. Ул «Кадимчелек белән җәдитчелек арасында Муса Җаруллаһ: хәяты, әсәрләре, фикерләре» дип атала.

29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 нче елның 27 нче гыйнварында Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) яңа бүлекне – китап укуга җәлеп итү һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеген тәкъдир итү кичәсе узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт)15-31 нче гыйнвар көннәрендә «Мюфке салган сарай» исемле күргәзмә белән танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Әдәбият елы уңаеннан төрле чаралар уздыра.

27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

2015 нче елның 23 нче һәм 24 нче гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Кызыклы вакыйгалар» хәйрия фондының киң җәмәгатьчелекне китап укуга һәм китапханәләргә күбрәк җәлеп итү максатын күздә тоткан семинары булып узды.


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Россия китапханәләр ассоциациясенең уку секциясе Россиядә әдәбият елына туры китереп «Әдәби геройга һәйкәл» дип исемләнгән интернет-акция уздыра.

16
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Россиянең хәрби дан көне. Ленинград блокадасын өзү көне» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International