Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Борис Леонидович Пастернакның тууына 125 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе ачылды. Бу шәхес – XX нче гасырның күренекле әдибе, әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты.
В.И.Качалов исемендәге театр бинасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эшчәнлегенең ел йомгакларына багышланган коллегиясе узды. Шушы уңай белән театр фойесында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Мәдәният. Сәнгать. Мирас» дигән китап күргәзмәсе оештырды.