ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2014 ел
дүшәмбе
2014 нче елның 21 мартында Татарстан Язучылар берлеге бинасында урнашкан Тукай клубында Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең биш томлы сайланма әсәрләрен тәкъдим итү кичәсе узды.

19
март, 2014 ел
чәршәмбе
2014 нче елның 17 нче мартыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан шәһ., К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Уйлап табу иҗаты һәм хәзерге заман» дип аталган күргәзмә эшли.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасы» дип аталган даими чыгып баручы библиографик күрсәткечнең (2 кисәктә) яңа чыгарылышы дөнья күрде.
Республикабыз Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге хезмәткәрләре Татарстан китапханәләренең 2013 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

12
март, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәре Теләче районында яшәп иҗат итүче әдип Фәнил Галиев белән очрашты һәм аның белән кызыклы әңгәмә корды.

5
март, 2014 ел
чәршәмбе
2014 нче елның 3 нче мартыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан шәһ., К.Маркс ур, 36 нчы йорт) «Контрафакция һәм интеллектуаль хокуклар» исемле күргәзмә эшли.

4
март, 2014 ел
сишәмбе
2014 нче елның 28 нче февралендә «Корстон» мәдәни – күңел ачу комплексында узган «Заманча тормыш иминлеге проблемалары: хәзергесе һәм киләчәге» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә Татарстан Милли китапханәсе дә катнашты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге китапханә хезмәтләреннән файдаланучылар игътибарына «Казан – төрки дөньяның 2014 елгы башкаласы» дип аталган циклдан чираттагы күргәзмәне тәкъдим итә.

2
март, 2014 ел
якшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Казан шәһ., Кремль ур., 33 нче йорт) үз укучыларына яңа күргәзмәләр тәкъдим итә.

24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Гадел Кутуй» исемле яңа электрон белешмәлек дөнья күрде. Күренекле татар совет язучысы, «Тапшырылмаган хатлар» повестенең авторы Гадел Кутуйның тууына 2013 нче елның 28 нче ноябрендә 110 ел тулды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International