ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
5 нче февральдә Г. Тукай әдәби музееның «Йолдызлы экскурсия» дип исемләнгән яңа проекты кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестрының җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов белән очраштылар.

5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
2014 нче елның 3 нче февраленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан шәһ., К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Ноу-хауларның хокукый статусы» дип исемләнгән күргәзмә эшли.

4
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Россия тарихында беренче тапкыр үткәрелүче кышкы Олимпия уеннарына багышлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33) күргәзмә ачылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33) рус химигы Дмитрий Иванович Менделеевның (1834 – 1907) тууына 180 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачылды.

1
февраль, 2014 ел
шимбә
2014 елның 25 гыйнварында ТР Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Россия Ислам университетының 5 нче курс студентлары белән “Түгәрәк өстәл” янында очрашу узды.
Россия тарихында беренче булган Сочида узачак XXII кышкы Олимпия уеннары 2014 нче елның 7 нче февраленнән 23 нә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) үз хезмәтләреннән файдаланучыларны китапханәнең бай фондлары белән таныштыруын дәвам итә. Алар игътибарына хәзерге вакытта иң актуаль булган темаларга китап күргәзмәләре тәкъдим ителә.

30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 нче елның 27 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Япониянең Симанэ префектурасы университеты профессоры Иноуэ Осаму булып китте.

29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Сочида узачак XXII кышкы Олимпия уеннары алдыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге һәртөрле чаралар уздыра.

24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Шул исемдәге күргәзмә 2014 нче елның 20 нче гыйнварыннан башлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33) эшли, ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең мәүлиденә багышланган. Аны кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International