ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге тарафыннан «Казан университеты рус теле кафедрасының атказанган профессоры» дигән темага күргәзмә оештырылды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) 2014 нче елның 31 нче мартына кадәр эшләячәк әлеге күргәзмә әдәбият белгече, Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Казан университетының беренче историографы һәм Казан җәмәгать китапханәсенең «шәрәфле күзәтүчесе» Н.Н.Буличның тууына 190 ел тулуга багышлана.

20 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33) «Театр кунакханәсе»нең чираттагы мәҗлесе – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ринат Таҗетдинов белән очрашу кичәсе булды.

21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
2014 нче елның 20 нче гыйнварыннан башлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә «Инженер-патент белгече һөнәре» дип исемләнгән күргәзмә эшли.

17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
2014 нче елның 20 нче гыйнвары көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында «Театр кунакханәсе»нең чираттагы мәҗлесе – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры Ринат Таҗетдинов белән очрашу була.
2014 нче елның 14 нче гынйварыннан башлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Казан, Театр ур., 5) тәкъдим ителә торган күргәзмә «Мәдәният традицияләрендә кеше феномены» дип атала.

16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТЮРКСОЙ) әгъзалары булган илләр мәдәният министрлары Даими Советының чираттагы XXX утырышы Казан шәһәрен төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы дип игълан итте.

15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә күренекле балалар язучысы А.П.Гайдарның тууына 110 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.
2014 нче елның гыйнвар аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә «Дөнья халыклары кухнясы» дигән күргәзмә эшли.
2014 нче елның 9 нчы гыйнварыннан башлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36) «Патент ияләренең хокукларын яклау» дип аталган күргәзмә эшли.

10
гыйнвар, 2014 ел
җомга
2014 нче ел Россия Президенты Указы белән Мәдәният елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге китапханә хезмәтләреннән файдаланучылар игътибарына «Мәдәният – иң мөһиме» дип аталган циклдан күргәзмәләр сериясен тәкъдим итә башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International