ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), рус язучысы, әдәби тәнкыйтьче һәм публицист А.М. Горькийның (1868–1936) тууына 145 ел тулуга багышлап, «Кешеләрне хезмәт яшәтә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәтләреннән файдаланучылар 2013 нче елның 1 нче гыйнварыннан 31 нче декабренә кадәр «East View Information Services, Inc» компаниясенең түбәндәге электрон мәгълүматлар базаларын бушлай куллана алалар.

4
март, 2013 ел
дүшәмбе
2013 нче елның март аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Казан, Кремль ур., 36 нчы йорт) фондлардан файдаланучылар игътибарына актуаль темаларга әдәбият җыелмалары тәкъдим итә.

25
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
2013 нче елның 15 нче февраленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында «Гыйлем һәм мәрхәмәт иясе» дип аталган, Хәсәнгата Габәшиның тууына 150 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли башлады. Аны кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре туплады.

21
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Ватанны саклаучылар көне һәм Сталинград сугышында җиңүгә 70 ел тулу уңае белән «Бөек борылыш» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.

20
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең 10 нчы номерлы гимназиясендә булып, укучыларны Татарстанда басылучы газета-журналлар белән таныштырды.

19
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре «Татарстан халыкларының мәдәни-әхлакый байлыгы» дип аталган фәнни-гамәли конференция эшендә катнашкан Казан мәктәпләре укучыларының иҗади эшләрен бәяләде.

18
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Казан федераль университетының журналистика факультеты студентлары «Ватаным Татарстан» газетасының 95 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә газета редакциясе хезмәткәрләре белән очраштылар. Очрашуны китапханәнең вакытлы матбугат бүлеге оештырды.


16
февраль, 2013 ел
шимбә
2013 нче елның 13-15 нче февраль көннәрендә Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районынында мәдәният хезмәткәрләре семинары булып узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Республика балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты.

12
февраль, 2013 ел
сишәмбе
11 февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә Казан мәдәният университетының 3 нче курс студентларына китапханәнең китап фондларына ачык онлайн керү мөмкинлеге тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International