ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2012 ел
җомга
Милли китапханә сайтының «Электрон китапханә» сәхифәсендә «Бакый Урманче» дип аталган электрон белешмәлек дөнья күрде.
2012 нче елның 7 нче июненнән башлап ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Театр ур., 5 нче йорт) китапханәдән файдаланучылар игътибарына «Йорт җиһазлары: стильләр тарихы» исемле күргәзмә тәкъдим итә.

5
июнь, 2012 ел
сишәмбе
2012 нче елның 30 июнендә Россиядә уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлеге (К. Маркс ур., 36 нчы йорт) китапханәдән файдаланучылар игътибарына «Зиһен байлыгы» исемле күргәзмә тәкъдим итә.
26 нчы июнь көнне дөнья җәмәгатьчелеге наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләп уза. Әлеге дөньякүләм вакыйга уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Яшьләр наркотикларга каршы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.

31
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Зур сәнгать дөньясында ике күренекле дата, ике юбилей. 2012 нче елның 30 нчы маенда шагыйрь, күп җырлар авторы Лев Ошанинның тууына 100 ел, ә 31 нче майда рус рәссамы Михаил Нестеровның тууына 150 ел тула. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Театр ур., 5 нче йорт) бу күренекле даталарга багышланган күргәзмәләр тәкъдим итә.

29
май, 2012 ел
сишәмбе
«Республика Татарстан» газетасы – республикабызның иң абруйлы вакытлы матбугат басмаларыннан берсе. 2012 нче елның апрелендә аның нәшер ителә башлавына 95 ел тулды. Шул уңайдан 14 нче май көнне Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 150 нче мәктәп укытучылары катнашында «Республика Татарстан»ны укучылар конференциясе булып узды. Бу акция Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге инициативасы белән оештырылды.

23
май, 2012 ел
чәршәмбе
2012 нче елның май аенда Казан шәһәре Идел буе районы мәктәпләренең югары сыйныф укучылары арасында «Ә син китапханәгә язылдыңмы?» исемле конкурс булып узды. Аны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге һәм сәнгать бүлеге хезмәткәрләре Гомумроссия Китапханәләр көне уңаеннан оештырдылар.

22
май, 2012 ел
сишәмбе
2011 елда Татарстан Милли китапханәсе өченче тапкыр «Татнет йолдызлары» Интернет-проектлары бәйгесендә катнашты. «Татнет йолдызлары» интернет-проектлар бәйгесе Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан 2003 елдан бирле үткәрелеп килә.

19
май, 2012 ел
шимбә
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында 17 май көнне «Казан утлары» журналының 90 еллыгына багышланган юбилей кичәсе булды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар, вакытлы матбугат бүлекләре шушы уңай белән театр фойесында «Без кабызган утлар» дигән күчмә әдәби күргәзмә куйдылар.


17
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе

ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханәдән файдаланучылар һәм киң җәмәгатьчелек игътибарына 1812 нче елгы Ватан сугышына 200 ел тулуга багышланган «Булган ди ич каты сугышлар бик; Сөйлиләр ич: – әле ниндиләр! – дип» дигән күргәзмә тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International