ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2012 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханәдән файдаланучылар игътибарына татар милли сынлы сәнгатенә нигез салучы, Казан шәһәренең шәрәфле гражданины, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Идрис улы Урманченың (1897-1990) тууына 115 ел тулуга багышланган «Бакый Урманче. Тормыш һәм иҗат юлы» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханәдән файдаланучылар игътибарына театр белгече, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Ильтани Исхак кызы Илялованың 80 яшьлек юбилеена багышланган күргәзмә тәкъдим итә.

1
февраль, 2012 ел
чәршәмбе
«Китапханә хәбәрләре» журналының юбилей саны (2011 ел. – №2) дөнья күрде. Журналның 1996 елдан 2011 елга кадәр чыккан саннарының эчтәлегенә систематик күрсәткеч тә аңа кушымта буларак теркәлгән.
2012 нче елның 1 нче февраленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Тарихыбыз сәхифәләре сөйли» дип аталган күргәзмә куелды.

26
гыйнвар, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 нче елның 28 нче гыйнварында композитор, пианист, артист һәм педагог Антон Григорьевич Рубинштейнның (1829-1894) тууына 125 ел тула. Шушы датага багышлап, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге күренекле затның тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмә тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханәдән файдаланучылар игътибарына күренекле рус рәссамы Иван Иванович Шишкинның (1832-1898) тууына 180 ел тулуга багышланган күргәзмә тәкъдим итә. Әлеге дата 2012 нче елның 25 нче гыйнварында билгеләп үтелә.

24
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
2012 нче елның 1 нче февраленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) РСФСРның һәм ТАССРның халык рәссамы, Казахстан ССРның атказанган рәссамы, Г.Тукай премиясе лауреаты Б.Урманченың 115 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлый.


23
гыйнвар, 2012 ел
дүшәмбе
Милли китапханәнең вакытлы матбугат бүлеге (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Казан шәһәре мәктәпләренең югары сыйныф укучылары өчен «Китапханәгә рәхим итегез!» дип аталган күзәтүләр циклын башлап җибәрә.

17
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
2012 нче елның 12 нче гыйнварыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Карл Маркс ур., 36 нчы йорт) «Авторлык хокукы һәм мәгълүмат алуга хокук» исемле күргәзмә эшли.
ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге яңа 2012 нче елда «Ял. Мавыгу. Иҗат» дигән күргәзмәләр сериясен тәкъдим итә. Циклны «Россиядәге халык һөнәрчелеге» дип исемләнгән күргәзмә ачып җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International