ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2012 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Тәмәкесез тормышка җиде адым» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.

8
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт), 1812 нче елгы Ватан сугышының 200 еллыгы уңае белән, «Халык каһарманнарының бөек батырлыклары» дип исемләнгән күргәзмә куелды.
Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан оештырылган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар игътибарына Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Республикабыз Конституциясе – Татарстан дәүләтчелегенең нигезе» дигән күргәзмә тәкъдим итте.

1
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Wi-Fi.зоналары булдырылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәктәпләрнең көзге каникуллары көннәрендә балалар өчен экскурсия программалары тәкъдим итә.

31
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында күренекле әдәбият галиме, публицист Җамалетдин Вәлидинең тууына 125 ел тулуга багышлап «Намус, гаделлек, вөҗдан» дип аталган күргәзмә эшли башлады.


27
октябрь, 2012 ел
шимбә
2012 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Татарстан Республикасының үзәкләштерелгән китапханәләр сиситемасы китапханә хезмәткәрләренең «Инвалидларга китапханә хезмәте күрсәтү: яңа чынбарлык» дип аталган семинары узды.

23
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
22 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә «Социомәдәни өлкә мәгълүмат ресурслары – белгечләргә» дип аталган мәгълүмат көне узды.

19
октябрь, 2012 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге 18 октябрьдә КДМСУның ике төркем студент-культурологлары өчен «Социомәдәни һәм буш вакытны оештыру эшчәнлеге ресурслары» дигән мәгълүмат көне уздырды.

16
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
2012 нче елның 15 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Карл Маркс ур., 36 нчы йорт) КНИТУ (КХТИ)ның 5 нче курс студентлары өчен чираттагы семинар уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International