ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
  Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге сәнгать тарихы белән таныштыручы күргәзмәләр сериясен дәвам итә.

2011 нче елның 23 нче апреле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, Бөтендөнья китап һәм авторлык хокуклары көне кысаларында, «Бүләк итүчеләр көне» уздырылды.

30
май, 2011 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Мәскәү шәһәренең «Киевская» үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан оештырылган китапханәара ачык проектта катнашты.

25
май, 2011 ел
чәршәмбе
Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре танылган тәнкыйтьче, публицист В.Г.Белинскийның тууына 200 ел тулуга багышланган күргәзмә оештырдылар.

24
май, 2011 ел
сишәмбе
Татарстан Милли китапханәсенең патентлар бүлеге китапханәдән файдаланучыларны, үз эрудицияләрен сынап карау өчен, Китапханәләр көненә багышланган кызыклы викторинада катнашырга чакыра.

16
май, 2011 ел
дүшәмбе
2011 нче елның 13 нче маенда Милли китапханәдә «Җәмәгать китапханәләренең веб-сайтлары» дигән темага китапханәчеләр семинары узды. Семинарга республиканың 25 районы китапханәләреннән методик, библиография бүлекләре хезмәткәрләре, программистлар, автоматлаштыру бүлекләре мөдирләре килде.

11
май, 2011 ел
чәршәмбе
12 нче май көнне 14.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсенең төп бинасында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) Мирсәй Гарифның «Хәйретдин Мөҗәй. Тормыш юлы һәм иҗаты» исемле китабын тәкъдир итү булачак.
Хәйретдин Мөҗәй (Хәйретдинов Мөҗәһит Хәйретдин улы; 1901-1944) – Ватан өчен һәлак булган татар язучыларының берсе, легендар шәхес, каһарман сугышчы.
Татарстан Милли китапханәсе Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган “Һәрбер китап кирәкле, һәрбер китап мөһим” конкурсы кысаларында 2011 елның 26 маенда “Безнең яраткан укучыбыз” дигән акция үткәрә.

2011 елның 4 маенда Татарстан Милли китапханәсендә «Приусадебное хозяйство», «Сельская новь» журналлары редакциясе хезмәткәрләренең укучылар һәм бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр белән очрашуы булып узды. Очрашуны вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре оештырды.


29
апрель, 2011 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Болгариядәге Тангра Институты белән хезмәттәшлек итүе нәтиҗәсендә Милли китапханә фонды узган гасырның беренче яртысында Софиядә басылып чыккан татар-болгар мөнәсәбәтләре тарихына багышланган зур кыйммәткә ия китапларның күчермәләре белән тулыланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International