ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге ел саен 29 нчы апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара бию көненә багышланган күргәзмә тәкъдим итә.

26
апрель, 2011 ел
сишәмбе
Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге үзенең укучыларын һәм бакчачылык белән шөгыльләнүчеләрне «Приусадебное хозяйство», «Сельская новь» журналлары редакциясе хезмәткәрләре белән очрашуга чакыра.

15
апрель, 2011 ел
җомга
2010 нчы елгы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Лидер» һәм «Иҗади эзләнү» премияләренә лаеклы китапханәләр билгеләнде.
2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасын тормышка ашыру максатларында Миллиреспублика китапханәләрен китап белән тәэмин итү бүлекчәсе яңа басмалар белән тулыланды.
2011 нче елның 15 нче апреле көнне 14 сәгатьтә Милли китапханәнең зур уку залында (Кремль ур., 33 йорт) Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган «Һәр буынга яшьтәш Тукай» исемле әдәби-музыкаль кичә булып узды.

14
апрель, 2011 ел
пәнҗешәмбе
1996 нчы елдан башлап һәр елның 23 нче апрелендә Бөтендөнья китап һәм авторлык хокуклары көне билгеләп үтелә.

9
апрель, 2011 ел
шимбә
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган “Ел китабы – 2009” конкурсына йомгак ясады.

7
апрель, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Иҗат идеяләре белән эш итүчеләргә Халыкара Интеллектуаль Милек көненә багышлап әзерләнгән кроссворд сорауларына җавап бирергә тәкъдим итәбез.
Байлар Сабасында мәктәп укучыларының академик Әбрар Кәримуллин истәлегенә багышланган I нче төбәк фәнни-гамәли конференциясе булды. Анда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.

5
апрель, 2011 ел
сишәмбе
2011 нче елның 1 нче апреленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә «Барокко һәм рококо стильләре зиннәтлелеге» исемле күргәзмә куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International