ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2011 ел
сишәмбе

Татар халкының бөек улы, шагыйрь, фикер иясе Габдулла Тукайның (1886-1913) 125 еллыгына багышлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Кремль ур., 33 йорт) «И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?...» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.

4
апрель, 2011 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсеннән файдаланучылар үзләренең фәнни, җитештерү һәм белем алу өлкәсендәге ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен китапханәара абонемент хезмәтенә торган саен мөрәҗәгать итәләр.

26
март, 2011 ел
шимбә
25 март – мәдәният хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә «Мәдәният һәм вакыт» исемле күргәзмә ачылды.
Милли китапханәнең төп бинасында француз галиме, танылган кардиолог, йөрәк эшчәнлеге бозылу һәм йөрәк-кан тамырлары системасы генетикасы өлкәсендә әйдәп баручы белгеч Эрве Ле Марек «Яшьли үлмәс өчен нишләргә?» дигән лекциясен укыды.

24
март, 2011 ел
пәнҗешәмбе
2011 елның 23 мартында Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә «Казанские ведомости» газетасы хезмәткәрләре белән очрашу булды.
27 нче мартта Бөтендөнья театр көне бәйрәм ителә. Шушы истәлекле вакыйгага багышлап, 2011 нче елның 22 нче мартыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә театр тарихына багышланган күргәзмә эшли.

18
март, 2011 ел
җомга

2011 нче елның 16 нчы мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 33 нче йорт) рәссам, ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Наилә Галәвиеваның картиналары күргәзмәсен тантаналы ачу булды.

16
март, 2011 ел
чәршәмбе
2011 нче елның 15 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе патентлар бүлегенең уку залында (К. Маркс ур., 36 нчы йорт)
Патентлар көне узды.

15
март, 2011 ел
сишәмбе
Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт), татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңае белән, «Без Тукайлы халык мәңгегә» дигән газета-журнал күргәзмәсе ачылды.

11
март, 2011 ел
җомга
2011 нче елның 16 нчы мартында 15.00 сәгатьтә Милли китапханәнең төп бинасында (Кремль ур., 33 йорт) Галәвиева Наилә Әмин кызының шәхси күргәзмәсе ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International