ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2011 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә халык һөнәрчелеге һәм декоратив-гамәли сәнгать белән бәйле иҗат остаханәсе ачыла. Автор технологиясе нигезендә бүләк һәм сувенирлар ясарга өйрәнү теләге булган һәммә кешене махсус дәресләргә чакырабыз.
9 нчы март көнне Милли китапханәнең күргәзмәләр залында «Хатын-кызлар клубы» әгъзалары катнашында очрашу-утырыш уздырылды.

9
март, 2011 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур. 33 йорт) “2011 ел – Халыкара химия елы” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.

5
март, 2011 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, республикадагы башка китапханәләр, «Аист-Пресс» китап сәүдәсе оешмасы, Милли китапханә хезмәткәрләре 2010 нчы елда Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсе янып харап булу турындагы хәбәргә битараф калмадылар.
2011 нче елның 1 нче мартыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Кремль ур., 33 йорт) «Галәм дәвере иртәсе» дип исемләнгән күргәзмә эшли.

4
март, 2011 ел
җомга
«Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмати һәм коммуникацияле хезмәт күрсәтү эшчәнлеген оптимальләштерү» дигән социологик (2009–2010 нчы еллар) тикшеренүгә нәтиҗә ясалды.

3
март, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе үзенең киосклары аша сатылучы товарларның төрләрен арттыра.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Кремль ур., 33 нче йорт) 2011 нче елның март аенда кайбер актуаль темалар буенча әдәбият сайлау мөмкинлеген тәкъдим итә.
2011 нче елның 1 нче мартыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Театр ур., 5 нче йорт) «Борынгы рус сәнгате» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.

1
март, 2011 ел
сишәмбе
2011 нче елның 11 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Театр ур., 5 нче йорт) бөек татар халык шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 125 ел тулуга багышланган музыкаль-шигъри программага чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International