«Татар археографиясе». 32 нче китап. Җиденче анонс

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Беренче анонс

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Икенче анонс

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Өченче анонс

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Дүртенче анонс

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Бишенче анонс

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Алтынчы анонс

Археографик серия китабында биреләчәк хосусый актлар арасында васыятьнамәләр башка документлардан үзләренең зур күләмле булулары белән аерылып тора.

Мөселман кешесе өчен васыять язуның ислам тәгълиматыннан һәм борынгы дини китаплардан килгән аерым бер калыбы – формуляры булган. Васыятьнамәне язучы (яздыртучы) кеше сәламәт хәлендә һәм төзек акылында, үз ихтыярында булуы шарт. Васыятьнамә таләбе буенча ул үзенең иманын шәһадәт сүзләре белән тәгаенләгән, тәүбә иткән һәм Алладан ярлыкау сораган. Гаиләсен, балаларын һәм якыннарын ислам дине өйрәткәннәргә тугрылык сакларга һәм кушканнарын җиренә җиткереп үтәргә өндәгән.

Аннан соң васыять язуында үзе вафат булганнан соң шәригать тәртибенчә соңгы юлга озату турында әйтелгән. Васыять итүченең укылмыйча калган намазлары, тотылмаган уразалары, түләнмәгән зәкят һәм гошерләре, шулай ук башка фарыз гамәлләре өчен махсус сәдакалар бирү, хаҗга бармаган булса, кеше яллап җибәрү өчен акча тәгаенләү кебек нәрсәләр язылган.

Васыять иясе үзе әйткәннәрне тормышка ашыру өчен якын кешеләреннән берсен җаваплы итеп билгеләгән.

Васыятьнамәнең ахырында авторы үзе һәм шаһитлар имзаларын куйганнар, васыять документын язган кешенең исеме теркәлгән.

Шушы язылганнардан, ягъни васыятьнамәнең төп калыбыннан тыш, һәр текст аерым үзенчәлекләргә ия булган. Мәсәлән, бу китапта чыгачак текстлардан Минуш мулла васыятендә гаилә әгъзаларының бер-берсен ныклап кайгыртуларының зарурлыгы тәфсилле һәм гаять үтемле рәвештә нәсыйхәт ителгән. Минуш мулла, васыятьнамәсен бүлекләргә бүлеп, хатынына, өлкән улына һ.б. махсус мөрәҗәгать итеп язган.

Казан сәүдәгәре Мөхәммәтшакир Мусин васыятендә ике мәчет, ике мәдрәсә төзергә, коесыз авылларга ике кое казытырга дип, акча тәгаенләп калдырган.

Имам һәм мөдәррис Габделгали Бәйрәкәви васыяте тулы түгел, аның динне тоту, саклау һәм яклау турындагы өлеше бар. Ул шәригатькә каршы булган нәрсәләргә – «сабантуй һәм тәкә җыены» кебек нәрсәләргә бармаска өндәгән, аларда гыйбрәт алырлык нәрсәләр юк, дигән.

Гатаулла Габбаси үзенең диндарлык белән аеруча нык сугарылган васыятендә китаплар укырга киңәш иткән. Әмма шигырь, шаһнамә һәм сугышлар турындагы китаплар укудан тыелырга өндәгән, чөнки аларның файдасына караганда зарары күбрәк, дип белдергән.

Шагыйрь Даут Гобәйдинең васыять-мөрәҗәгате дәһшәтле ватандашлар сугышы вакытында – 1919 елда язылган. Ул, васыятен язганнан соң өч атна узгач, колчакчылар тарафынан вәхшиләрчә җәзалап үтерелгән.

Фотокүчермәдә: Ибраһим Әмин угылы васыятьнамәсе. 1895 ел

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International