«Татар археографиясе». 32 нче китап. Сигезенче анонс

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Беренче анонс

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Икенче анонс

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Өченче анонс

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Дүртенче анонс

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Бишенче анонс

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Алтынчы анонс

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Җиденче анонс

«Татар археографиясе» сериясе китабында басылачак хосусый акт документлары арасында никахлашу шартлары, аерылышуга бәйле язмалар да бар. Мәсәлән, 1840 елгы тәгаллекънамә язуында ир үзенең дүрт шарт белән никахлануын белдергән: 1) җәй һәм кыш фасылларында хатынын әти-әнисе янына берәр мәртәбә китерергә; 2) хатынына сукмаска-ормаска, җәфаламаска һәм әти-әнисен катыштырып сүкмәскә; 3) хатынының шәхси әйберен үз теләгеннән башка сатмаска; 4) өч көнлек җиргә киткәндә ризык белән тәэмин итәргә.

Аерылышу язмаларында (хәлегънамәдә) ир һәм хатын үз ихтыярлары белән ризалыкларын, шәригать буенча һәм башка дәгъвалары калмавын белдергәннәр.

Ир кеше вәгъдә ителгән мәһәрне түләмәгән очракта, ахун яки муллалар тарафыннан түләтү турында карар ителеп, махсус язып куелган хосусый актлар да булган. Мәсәлән, 1781 елгы шундый документта мулла һәм җирле администрация вәкилләре бер иргә мәһәр хакын (өч ат (берсе колынлы бия), ике сыер) түләргә боерганнар. Ә 1819 елгы бер документта ир, үз ихтыяры белән ахунга барып, мәһәрне түләячәген белдереп язган. Ул мәһәргә яши торган өйләрен, сыер, сарык, җилән һ.б. әйберләр бирергә вәгъдә иткән.

Фотокүчермәдә: Арендага җир бирү турында Ташсу авылы җыенының карары. 1898 ел

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International