ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 26 нчы апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә Казакъстан галимнәре делегациясе килде.


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

2016 нчы елның 25 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) экскурсоводлар өчен Мәгълүмат көне уздырылды.


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

2016 нчы елның 25 нче апрелендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан «Корстон» мәдәният-күңел ачу үзәгендә (Казан шәһәре, Н. Ершов урамы, 1 А йорт) «Габдулла Тукай һәм төрки дөнья» дип аталган халыкара конференция булып узды. Әлеге чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе; Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы; Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.


23
апрель, 2016 ел
шимбә

2016 нчы елның 22 нче апрелендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ел саен уздырыла торган «Китапханә төне – 2016» уку фестивалендә катнашты. Әлеге традицион чара быел «Кино укы!» шигаре астында узды.


22
апрель, 2016 ел
җомга

2016 нчы елның 20 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Вильнюс университеты доценты, гуманитар фәннәр докторы Галина Антоновна Мишкинене эшлекле сәфәрдә булды.


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 26 нчы апрелендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына (1886-1913) 130 ел тула.

 


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

19 нчы апрель көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Тукай – ядкярләрдә» исемле 2 томлы җыентыкны тәкъдир итү кичәсе булды.


17
апрель, 2016 ел
якшәмбе

19 нчы апрельдә көндезге cәгать унда Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә (Казан, Кремль ур., 33) татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайга багышланган «Тукай – ядкярләрдә» исемле 2 томлы җыентыкны тәкъдир итү кичәсе була.


15
апрель, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Сезне мәшһүр фән һәм мәдәният эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, китапчы галим Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истәлегенә багышланган Бишенче мемориаль укулар – Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра. Укулар 2016 елның 14-15 июлендә Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының Саба районында узачак.

 2016 нчы елның 13 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Дәрья» әдәби кунакханәсе халкыбызның яраткан шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International