ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2016 ел
җомга

2016 нчы елның 15 нче апреле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Ел китабы–2014» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

2016 нчы елның 15 нче апрелендә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда «Ядкярләрдә – Тукай рухы» дип аталган «Төп нөсхә көне» узды.


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

2016-нчы елның 13-нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе үзенең укучыларын һәм Габдулла Тукай иҗатын яратучыларны шагыйрьнең 130 еллык юбилеена багышланган «Төп нөсхә көне»нә чакыра.


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 5 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) хезмәткәрләре татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр «Түгәрәк уен» альманахы редакциясе белән очрашу үткәрде.


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) халкыбызның яраткан шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган «И мөкатдәс моңлы сазым» дигән китап күргәзмәсе эшли башлады.

2016 нчы елның 13 нче апрелендә 17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе, халкыбызның яраткан шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, «Һәр буынга яшьтәш Тукай» дип исемләнгән кичә үткәрә.


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

2016 нчы елның 24 нче мартында Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы халык язучысы Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган III республика конференциясе үткәрелде.


18
март, 2016 ел
җомга

2016 нчы елның 24 нче мартында 17.00 сәгатьтә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә (Казан, Пушкин ур., 86) күренекле татар шагыйре Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган «Гакыйль Сәгыйров – үзе турында һәм барысы да аның турында» дип аталган китапны тәкъдим итү кичәсе уздырыла.  


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

2016 нчы елның 14 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын кабул итте.


6
март, 2016 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Ел китабы–2014» конкурсына йомгак ясалды һәм алты номинациядә җиңүче китаплар аталды. Конкурста барлыгы 314 китап катнашты. Татарстан нәшриятларында 2014 нче елда дөнья күргән, 2015 нче ел дәвамында иң күп укылган китаплар республикабызның 1526 китапханәсеннән килгән мәгълүматларга таянып билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International