2016 нчы елның 14 нче мартында 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов белән очрашуга чакыра. Кичәдә артистның иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, якташлары катнашачак. Тамашачыларны спектакльләрдән өзекләр, матур музыкаль номерлар көтә.
«Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү үзәге белән хезмәттәшлек кысаларында ТР Милли китапханәсендә 2016 нчы елның 3 нче мартында экскурсоводлар өчен Мәгълүмат көне уздырылды.
3 нче мартта ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге тарафыннан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының реставрацияләү һәм мәдәни мирас факультеты студентлары өчен Мәгълүмат көне уздырылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре катнашында Казан шәһәренең Совет районы 174 нче санлы мәктәбендә язучы Җәүдәт Дәрзаманның 70 яшьлек юбилее уңаеннан укучылар конференциясе булды.
Китапханәнең «Милли китап» нәшриятында кичәләрдән истәлекле мизгелләрне чагылдырган «Милли китапханәнең «Театр кунакханәсе»нә рәхим итегез!» исемле фотоальбомның икенче чыгарылышы дөнья күрде.
2016 нчы елның 17 нче февраленда Татарстан Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә татар халкының каһарман улы, мәшһүр шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган кичә үтте.
Казанда беренче рәсми татар китапханәсе ачылуга 110 ел тулды. 1906 нчы елның 15 нче гыйнварында (иске стиль белән 2 нче гыйнвар) шәһәрдә мөселманнар өчен беренче җәмәгать китапханәсе «Көтепханәи Исламия» ачыла.
2016 нчы елның 15 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәшһүр татар шагыйре, Ленин премиясе лауреаты, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең (1906–1944) тууына 110 ел тулуга багышланган, Кырым һәм Татарстан Республикалары, Волгоград өлкәсе вәкилләре белән берлектә узган Интернет-күпердә катнашты.
12 нче февральдә ТР Милли китапханәсендә «Балалар укуы мәйданчыгы һәм балачакның иҗтимагый институты буларак балалар китапханәсе» темасына багышланган мәгълүмати-методик семинар кысаларында «Китапханәләр өчен норматив документлар һәм мультимедиа ресурслар» дип исемләнгән мәгълүмат көне узды.
Узган ел халкыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгын һәм Әдәбият елын зурлап, истәлекле итеп билгеләп үтте. Шунысы куанычлы: әлеге зур бәйрәмнәрне Россия Киносы елы дип игълан ителгән 2016 ел дәвам итә. Бу үзенчәлекле елда беренче истәлекле вакыйга – татар халкының бөек улы, атаклы шагыйрь, Бөек Ватан сугышының каһарманы Муса Җәлилнең 110 еллыгына туры килә.