ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Май аеның соңгы көннәрендә «Татарстан–Яңа гасыр» телеканалында «Башваткыч» тапшыруының 100 нче юбилей чыгарылышы күрсәтелде. Әлеге чыгарылыштагы уенның төп катнашучылары да, җанатарлары да китапханәчеләр булды.

29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында татар һәм рус телләрендә «Казанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре» дип исемләнгән яңа белешмәлек-юл күрсәткеч дөнья күрде.

27
май, 2014 ел
сишәмбе
Бүген һәм иртәгә Казан федераль университетында дөньякүләм танылган галим, тарих фәннәре докторы, академик Миркасыйм Габделәхәт улы Госмановның (1934–2010) тууына 80 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни конференция уза. Оештыручылар арасында Татарстан Республикасының Милли китапханәсе дә бар. Китапханә директоры Н.Ә.Камбеев конференциядә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

26
май, 2014 ел
дүшәмбе
2014 нче елның 23 нче маенда Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә «Печән базары» флэшмоб-акциясе узды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге чарадан читтә калмады.

23
май, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган, энциклопедик, белешмә һәм мәгълүмати чыганаклардан, сценарийлардан торган күргәзмә куелды.

20
май, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт), Гомумроссия китапханәләр көне уңае белән, «Китапханә – белем учагы» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә. Ул 20 нче майдан 31 нче майга кадәр эшләячәк.


12
май, 2014 ел
дүшәмбе
2014 нче елның 28-30 нчы апрель көннәрендә Мәскәүдә китап белеме проблемаларына багышланган «Мәгълүмати җәмгыятьтә – китап» дигән XIII нчы Халыкара фәнни конференция узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Зөфәр Гыйләҗев катнашты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт), Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңае белән, 1 нче майдан 15 нче майга кадәр киң җәмәгатьчелеккә «Бөек Җиңү» исемле күргәзмә тәкъдим итә.

25
апрель, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Татарстанның мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2012» конкурсына йомгак ясады.

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 19-26 апрелендә мәгълүмат-библиография бүлеге «Бөтендөнья китаплар һәм авторлык хокукы көне»нә багышланган китап күргәзмәсен тәкъдим итә. Биредә интеллектуаль милекне яклауга, китаплар тарихына кагылышлы, мәгълүмат-библиография бүлеге фондларындагы мәгълүмати-белешмә басмалар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International