ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2012 ел
сишәмбе
2012 нче елның 19-20 нче март көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Казан милли тикшеренү технология университеты (КМТТУ) студентлары өчен авторлык хокукы һәм интеллектуаль милек турында семинарлар циклы дәвам итте.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Без татарча сөйләшәбез» дип аталган аралашу клубы үз эшен башлап җибәрә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханәдән файдаланучылар игътибарына рус рәссамы О.А.Кипренскийның (1782-1836) тууына 230 ел тулуга багышланган күргәзмә тәкъдим итә. Бу дата 2012 нче елның 24 нче мартында билгеләп үтелә.

14
март, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2010» конкурсына йомгак ясады.


11
март, 2012 ел
якшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге барлык хатын-кызларны Яз бәйрәме – 8 нче март белән котлый һәм махсус алар өчен «Үзең тудырган матурлык» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.

6
март, 2012 ел
сишәмбе
2012 нче елның 2 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре «Заманча китапханә: үсеш юллары» дигән темага китапханәчеләр семинары үткәрделәр.
2012 нче елның 3 нче мартыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Интеллектуаль милек – инновацион эшкуарлыкның нигезе» дип исемләнгән күргәзмә эшли.
2012 нче елның 2 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 36 нчы йорт) музыкаль кунакханәнең чираттагы утырышы узды.

5
март, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, Галимҗан Ибраһимовның тууына 125 ел тулуга багышлап, «Талантның тамыры тирән» дип аталган күргәзмә эшли башлады.

2
март, 2012 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре 2012 нче елның 28-29 нчы февраль көннәрендә Казанда узган «Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: теория һәм практика» дигән II нче Халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшчәнлегендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International