ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2011 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур. 33 йорт) “Урман ул- табигый бергәлек” дип аталган күргәзмә оештырылды.

7
февраль, 2011 ел
дүшәмбе
2011 нче елның 1 нче февраленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә готика сәнгатенә багышланган күргәзмә эшли башлады.

2
февраль, 2011 ел
чәршәмбе
2011 нче елның 28 нче гыйнварында Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең Идел буе районындагы 6 нчы гимназиясендә оештырылган «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе» конкурсын үткәрүдә, аның «Үз китабыңны тап» номинациясендә җиңүчеләрне билгеләүдә катнаштылар.

1
февраль, 2011 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Кремль ур., 33 нче йорт) 2011 нче елның 15 нче февралендә тууына 105 ел тулу билгеләп үтелә торган күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Каһарманы Муса Җәлилгә багышлап «Мәңге үлмәс данга төрде исемен» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.

19
гыйнвар, 2011 ел
чәршәмбе

«Таныш булыгыз, яңа исемнәр!» – 2011 нче елның 14 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге Зур уку залында (Кремль ур., 33 нче йорт) үткәргән Музыкаль кунакханә утырышы шулай дип аталды.

18
гыйнвар, 2011 ел
сишәмбе

2011 нче елның 10 нчы гыйнварыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә антик чорга багышланган күргәзмә ачылды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге барлык музыка яратучыларны күренекле композитор Нәҗип Җиһановның тууына 100 ел тулуга багышланган күргәзмә белән танышырга чакыра.

14
гыйнвар, 2011 ел
җомга
Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында татар әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 110 ел тулу уңаеннан «Яңа тормыш җырчысы» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның (1886-1926) тууына 125 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.

28
декабрь, 2010 ел
сишәмбе
2010 нчы елның 27 нче декабреннән 2011 нче елның 13 нче гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә Николай Крючковның (1910/1911 – 1994) тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмә белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International