ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Татарстан АССР оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды, ул август ае дәвамында эшләячәк.

24
июль, 2015 ел
җомга

24 нче июльдән 9 нчы августка кадәр Казанда спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты узачак. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Югары казанышлар спорты» дигән китап күргәзмәсе зур әһәмияткә ия булган шушы спорт вакыйгасына багышлана.


10
июль, 2015 ел
җомга
2015 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, күренекле язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Мәхмүт Бөдәйлинең (1895–1975) тууына 120 ел тулуга багышлап, «Рухы сынмаган көрәшче» дип аталган китап күргәзмәсе куелды.


8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган күргәзмә эшли. Ул «Гаилә һәм китап берлеге» дип атала, 2015 нче елның 17 нче июленә кадәр торачак.

23
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенеңкитапларны чистарту һәм реставрацияләү бүлегендә югары квалификацияле 4 хезмәткәр эшли.Алар китапханә фондларында сакланучы басмаларны реставрацияләү, төпләү һәм брошюралау белән шөгыльләнәләр.
 

19
июнь, 2015 ел
җомга

Вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт),китапханәгә килүчеләрнереспубликабызда басылып килүче журналлар һәм газеталар белән таныштыру максатыннан, «Туган ягым» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында Кәрим Тинчуринның сәхнә өчен иҗат иткән «Каракүз» (1929), «Нәни абый» (1925) пьесалары «Татар археографиясе» сериясеннән чираттагы басма буларак нәшер ителде.


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 нче елның 13 нче маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең Авиотөзелеш районындагы 10 нчы гимназиядә (Копылов ур., 11 нче йорт) 7 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары белән очраштылар.

8
май, 2015 ел
җомга
Бөек Җиңү бәйрәме һәм Россия Федерациясендә Әдәбият елы уңаеннан ТР Милли китапханәсе сайтында «Бөек җиңү. Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан язучылары» электрон белешмәлеге яңартылды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 2015 елның 6 нчы маенда Татарстан язучылары берлегендә фронтовик-язучыларның гаиләләре белән очрашу булды. Әлеге чарада эзтабар-язучы Самат Шакир кызы, ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге хезмәткәре Зөбәрҗәт Самат кызы Нуриева да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International