ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Милли китапханәгә йөрүчеләр, казанлылар һәм башкала кунаклары, туристлар өчен Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, китапханәнең 150 еллык юбилеена багышлап, «Казан шәһәренең җәмәгать китапханәсе: тарих сәхифәләре» исемле күргәзмә оештырды.

20
июнь, 2014 ел
җомга
Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чараларының Бөтенроссия форумы эшендә катнашу өчен Казанга килгән хөрмәтле кунак – матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Сеславинский – 2014 нче елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә булды.

11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 нче елның 11 нче июне көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат һәм чит телләрдәге әдәбият бүлекләрендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Казан шәһәренең 3 нче гимназия укучылары кунакта булдылар.

10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Әле генә уку елын уңышлы тәмамлап, мәктәп балалары җәйге каникулларга таралыштылар. Балаларны һәм яшьләрне алда озын каникуллар көтә һәм аны, еллар үткәч тә сагынып искә алырлык булсын өчен, файдалы һәм мәгънәле итеп уздырырга кирәк.

7
июнь, 2014 ел
шимбә
6 июньдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Мәдәният елы кысаларында оештырылган чараларның берсе – «Китапфест – 2014» фестивалендә катнаштылар.

6
июнь, 2014 ел
җомга
Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган көнне Россиядә Рус теле көне дә билгеләп үтелә. Бу күренекле дата уңаеннан билгеләп үтелә торган Рус теле көненә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы мәгълүмати чыганаклардан торган күргәзмә куелды.

5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Казан шәһәрендәге 116 нчы лицейның 1-6 сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белән танышты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33) А.С. Пушкинның (1799 – 1837 ) тууына 215 ел тулу уңаеннан «Беренче мәхәббәт онытылмаган кебек Россия сине мәңге онытмас» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.

4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Май аеның соңгы көннәрендә «Татарстан–Яңа гасыр» телеканалында «Башваткыч» тапшыруының 100 нче юбилей чыгарылышы күрсәтелде. Әлеге чыгарылыштагы уенның төп катнашучылары да, җанатарлары да китапханәчеләр булды.

29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында татар һәм рус телләрендә «Казанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре» дип исемләнгән яңа белешмәлек-юл күрсәткеч дөнья күрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International