ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
28 август көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Төрки телле әдәби журналлар форумы ачылды һәм аның беренче утырышы үтте. Әлеге форум кысаларында Милли китапханәнең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Төрки-татар әдәби журналлары тарихыннан (ХХ гасырдан ХХI гасырга...)» дип аталган бик кызыклы күргәзмә ачылды.

18
август, 2014 ел
дүшәмбе
Россиянең хәзерге заман тарихы дәүләт музее (Мәскәү шәһәре) залларында 21 нче августтан 3 нче сентябрьгә кадәр «Рухи мирасыбыз җәүһәрләре» («Сокровища духовного наследия») дип аталган күргәзмә эшләячәк. Аның шактый күләмле бер өлешен Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында саклана торган язма һәм басма истәлекләр тәшкил итәчәк.

12
август, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе нәшер итә торган «Татар археографиясе» сериясеннән археограф, текстолог Раиф Мәрдановның «Без плиндә ятамыз читлектәге кош кебек...» дип аталган чираттагы 13 нче китабы дөнья күрде.

11
август, 2014 ел
дүшәмбе
Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулу уңае белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә 1 нче сентябрьдән 30 нчы сентябрьгә кадәр «Казан губернасында яшәгән халыклар Беренче бөтендөнья сугышында» исемле күргәзмә торачак.

8
август, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең редакция-нәшрият бүлеге хезмәткәре, археограф-галим, гарәби язмалар белгече, филология фәннәре кандидаты Раиф Фәтхелбәян улы Мәрдановның 25 еллык гыйльми хезмәте нәтиҗәләрен туплаган библиографик күрсәткеч дөнья күрде.

5
август, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Казан – төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы» дип аталган циклдан күргәзмәләр сериясен дәвам итә.

18
июль, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2014 нче елның 18 нче июлендә Милли китапханәнең төп бинасында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Дүртенче мемориаль Ә.Г.Кәримуллин укулары уздырдылар.

30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулу уңае белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Кичке шәфәкъ нурларын кызартты канкоешлы сугыш афәте...» исемле күргәзмә оештырылды.

25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белән берлектә 24 нче июнь көнне Татарстанның үзәкләштерелгән китапханәләр системалары директорларының республика киңәшмәсен үткәрде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә 26 нчы июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Хәвефсез дөнья» дип аталган күргәзмә куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International