ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2011 ел
сишәмбе
Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт), татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңае белән, «Без Тукайлы халык мәңгегә» дигән газета-журнал күргәзмәсе ачылды.

11
март, 2011 ел
җомга
2011 нче елның 16 нчы мартында 15.00 сәгатьтә Милли китапханәнең төп бинасында (Кремль ур., 33 йорт) Галәвиева Наилә Әмин кызының шәхси күргәзмәсе ачыла.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә халык һөнәрчелеге һәм декоратив-гамәли сәнгать белән бәйле иҗат остаханәсе ачыла. Автор технологиясе нигезендә бүләк һәм сувенирлар ясарга өйрәнү теләге булган һәммә кешене махсус дәресләргә чакырабыз.
9 нчы март көнне Милли китапханәнең күргәзмәләр залында «Хатын-кызлар клубы» әгъзалары катнашында очрашу-утырыш уздырылды.

9
март, 2011 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур. 33 йорт) “2011 ел – Халыкара химия елы” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.

5
март, 2011 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, республикадагы башка китапханәләр, «Аист-Пресс» китап сәүдәсе оешмасы, Милли китапханә хезмәткәрләре 2010 нчы елда Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсе янып харап булу турындагы хәбәргә битараф калмадылар.
2011 нче елның 1 нче мартыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Кремль ур., 33 йорт) «Галәм дәвере иртәсе» дип исемләнгән күргәзмә эшли.

4
март, 2011 ел
җомга
«Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмати һәм коммуникацияле хезмәт күрсәтү эшчәнлеген оптимальләштерү» дигән социологик (2009–2010 нчы еллар) тикшеренүгә нәтиҗә ясалды.

3
март, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе үзенең киосклары аша сатылучы товарларның төрләрен арттыра.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Кремль ур., 33 нче йорт) 2011 нче елның март аенда кайбер актуаль темалар буенча әдәбият сайлау мөмкинлеген тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International