ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2011 ел
пәнҗешәмбе
2011 нче елның 1 нче мартыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Театр ур., 5 нче йорт) «Борынгы рус сәнгате» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.

1
март, 2011 ел
сишәмбе
2011 нче елның 11 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Театр ур., 5 нче йорт) бөек татар халык шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 125 ел тулуга багышланган музыкаль-шигъри программага чакыра.
2011 нче елның 25 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр ур., 5 нче йорт) эшләп килүче видеосалон Вольфганг Амадей Моцартның (1756-1791) тууына 255 ел тулуга багышланган утырышын уздырды.

25
февраль, 2011 ел
җомга
Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (К.Маркс ур., 36 нчы йорт), укучыларның күпсанлы сорауларын исәпкә алып, «Бигрәк ямьле гөлбакчам» исемле күргәзмә оештырылды.


21
февраль, 2011 ел
дүшәмбе
2011 нче елның 15-17 февраль көннәрендә Казанда Н.К.Крупская исемендәге Оренбург өлкә универсаль фәнни китапханәсе вәкилләре булды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Казан (Идел буе) федераль университеты журналистика һәм социология факультетының татар бүлеге студентлары өчен экскурсия үткәрелде.

17
февраль, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатларында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып, шулай ук тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов республикабызда 2011 елны Габдулла Тукай елы дип игълан итү турында Указга кул куйды.

16
февраль, 2011 ел
чәршәмбе
2011 нче елның 15 нче февраленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (К. Маркс ур., 36 нчы йорт) «Тормыш сыйфаты һәм стандартлаштыру» дип аталган күргәзмә эшли.

15
февраль, 2011 ел
сишәмбе
2011 нче елның 26 нчы апрелендә Габдулла Тукайның тууына 125 ел тула.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, Габдулла Тукайның юбилеена багышлап, «Азатлык һәм гаделлек җырчысы» дип аталган күргәзмә ачылды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге француз композиторы Делибның иҗатына багышланган күргәзмә белән танышырга, балет, операларның музыкаль язмаларын тыңлап ләззәт алырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International