ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2011 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның (1886-1926) тууына 125 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.

28
декабрь, 2010 ел
сишәмбе
2010 нчы елның 27 нче декабреннән 2011 нче елның 13 нче гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә Николай Крючковның (1910/1911 – 1994) тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмә белән танышырга мөмкин.

20
декабрь, 2010 ел
дүшәмбе
Китапханәдән файдаланучыларга һөнәри үсешләрендә ярдәм итү генә түгел, аларга иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыруда булышу, кешенең рухи ихтыяҗын үстерү дә китапханәче эшенең югары нәтиҗәсе булып тора.

15
декабрь, 2010 ел
чәршәмбе
2010 нчы елның 10 нчы декабре көнне Татарстан Милли китапханәсенең Вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан (Идел буе) федераль университетында диплом язучы студентлар өчен Мәгълүмат көне үткәрде.

14
декабрь, 2010 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә алман композиторы Людвиг ван Бетховенның (1770-1827) тууына 240 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли.

8
декабрь, 2010 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Карл Маркс ур., 36 нчы йорт) «Гражданлык Кодексының дүртенче өлешен куллану практикасы» дип исемләнгән күргәзмә эшли.
«Милли китап» нәшриятында «Каталог библиотеки Второвых» исемендә яңа басма дөнья күрде.
Татарстан китап нәшрияты тарафыннан «Россиядә беренче төрки-татар басмасы» дигән яңа җыентык дөньяга чыгарылды.

6
декабрь, 2010 ел
дүшәмбе

«Иман» Ислам мәдәнияте мәркәзенә 20 ел тулу уңаеннан Казандагы Мәрҗани мәчетендә «Татарстандагы Ислам: динебез тергезелүенең ике дистә елы» исеме астында фәнни-гамәли конференция узды. «Иман» мәркәзен юбилей бәйрәме белән Татарстан Милли китапханәсе директоры Н.Ә.Камбеев та котлады.


3
декабрь, 2010 ел
җомга
«Чор үзенчәлеге буларак бәйрәм мәдәнияте» – 2010 нчы елның 1 нче декабреннән ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә куелган күргәзмә шулай дип атала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International