ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2010 ел
чәршәмбе
2010 нчы елның 1 нче декабреннән 31 нче декабренә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар уздыру бүлегендә «Реклама: теориядә һәм гамәлдә» дип исемләнгән күргәзмә эшли.

13
ноябрь, 2010 ел
шимбә
2010 нчы елның 11 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Балтач районы Үзәк китапханәсе базасында китапханәчеләр семинары үткәрде.

12
ноябрь, 2010 ел
җомга

2010 нчы елның 10 нчы ноябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегенә укытучылар кунакка килде.

10
ноябрь, 2010 ел
чәршәмбе

2010 нчы елның 29 нчы октябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында татар-япон багланышларын яктырткан китапларны тәкъдир итү мәҗлесе булды.

5
ноябрь, 2010 ел
җомга

05.11.2010.
Исмәгыйль Гаспринский исемендәге Кырымтатар китапханәсе халыкара ТӨРКСОЙ оешмасы белән берлектә төрки телле илләр Милли китапханәләре җитәкчеләренең IV Халыкара конференциясен үткәрде. Аның эшендә Татарстан Милли китапханәсе директоры Н.Ә.Камбеев та катнашты.


3
ноябрь, 2010 ел
чәршәмбе

2010 нчы елның 1 нче ноябреннән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр ур., 5 нче йорт) «ХХ гасыр сәнгатендә инкыйлабый тенденцияләр һәм яңа гасыр сәнгате» исеме астында күргәзмә эшли башлады.

28
октябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан китапханәләре» дигән исем белән Татарстан Республикасы үзәкләштерелгән китапханәләр системалары арасында үткәрелгән Республика конкурсына нәтиҗә ясалды.


7
октябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Язучы, журналист, тәнкыйтьче Кәбир Бәкерның тууына 130 ел тулу уңаеннан ТР Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Үткен каләм иясе» дип аталган китаплар күргәзмәсе оештырылды.

6
октябрь, 2010 ел
чәршәмбе
2010 нчы елның 1 нче октябреннән 30 нчы октябренә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр ур., 5 нче йорт) «Мәңгелек сюжет: Сәнгатьтә спорт» исеме астында күргәзмә эшли.

5
октябрь, 2010 ел
сишәмбе

2010 елның 29 октябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында япон һәм төрек галимнәре тарафыннан китапханәгә бүләк ителгән, татар-япон багланышларын яктырткан китапларны тәкъдир итү булачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International