ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2010 ел
дүшәмбе

2010 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) «Мәдәни җомга» газетасы хезмәткәрләренең Казан (Идел буе) федераль университеты журналистика факультеты студентлары белән очрашуы булып узды.

14
сентябрь, 2010 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге хезмәткәрләре «Дөнья әдәбияты ядкәрләре. Борынгы Рим» дип исемләнгән күргәзмә әзерләделәр. Анда ХIХ гасырда Россиядә рус теленә тәрҗемә ителгән һәм басылып чыккан Борынгы Рим авторларының әсәрләре җыелмалары куелган.

13
сентябрь, 2010 ел
дүшәмбе

2010 нчы елның сентябрь аенда «Кодекс» электрон-мәгълүмат системасының эзләү платформасында үзгәрешләр барлыкка килде. «Кодекс» – федераль һәм региональ законнар җыелмасы документларын, суд практикасы материалларын, шәхси сорауларга министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан бирелгән рәсми аңлатмаларны, әйдәп баручы юридик һәм аудиторлык компанияләренең экспертлары тарафыннан әзерләнгән комментарийлар һәм консультацияләрне һәм башка документларны үз эченә алган ышанычлы мәгълүмати-хокукый документлары комплексы.
«Классицизм, романтизм, реализм – ХIХ гасыр сәнгате парадигмалары» – 2010 нчы елның 25 нче августыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә эшләп килүче күргәзмә әнә шулай атала.
2010 нчы елның 24 нче августыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр ур., 5 нче йорт) сәнгатьнең иң яшь төренә – кино сәнгатенә багышланган күргәзмә эшли.

12
август, 2010 ел
пәнҗешәмбе
ХХ йөзнең беренче чирегендә актив иҗат иткән әдипләребезнең берсе, әлбәттә, Мәҗит Гафури булды. Язучының мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган «Себер тимер юлы, яки Әхвале милләт» исемле беренче шигъри җыентыгы һәм «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» хикәясе 1904 елда аерым китаплар булып басылып чыга. М.Гафури әдәбиятка бер үк вакытта шагыйрь дә, прозаик та булып килеп керде.
2010 елның 9 июле көнне Татарстан Республикасының Саба районында мәшһүр фән эшлеклесе, академик Ә.Г.Кәримуллин истәлегенә багышланган «Икенче мемориаль Кәримуллин укулары» булды.

7
июнь, 2010 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә, ТАССРның төзелүенә 90 ел тулуга багышлап, «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 90 ел (1920)» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

2010 нчы елның 7 нче июнендә Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең республика советы ТР Милли китапханәсенең патентлар бүлеге коллективын Мактау грамотасы белән бүләкләде.

4
июнь, 2010 ел
җомга
ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге Сезне Урта гасырлар тарихы, роман һәм готик стильләрдәге архитектура һәм скульптура, декоратив-гамәли сәнгать белән танышырга чакыра (Театр ур., 5 нче йорт).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International