ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2010 ел
чәршәмбе
18 нче майда билгеләп үтелә торган Халыкара музейлар көненә багышлап, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр ур., 5 нче йорт) күргәзмә куелды.

12 нче һәм 14 нче май көннәрендә Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 33 нче йорт) сәнгать бүлеге ел дәвамында оештырып килгән Музыкаль кунакханәнең 2009–2010 нчы еллар сезонын йомгаклау кичәләре узды.



14
май, 2010 ел
җомга
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы белән берлектә һәр елны үткәрелә торган “Ел китабы” конкурсына йомгак ясады.
2010 нчы елның 12 нче маенда Татарстан Милли китапханәсе хемәткәрләре Татарстан Республикасы милли матбугат һәм китапханә-мәгълүмат фонды документларының басма төрләрен төп саклау урыны булган ТР Дәүләт матбугат архивына экскурсия ясадылар.

12
май, 2010 ел
чәршәмбе
2010 нчы елның 1 нче маеннан 31 нче маена кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр ур., 5 нче йорт) «Мәңгелек сюжет. Сәнгатьтә сугышны тасвирлау» исеме астында күргәзмә эшли.
2010 нчы елның 30 нчы апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль урамы, 33 нче йорт), Бөек Җиңүгә 65 ел тулуга багышланган очрашу уздырылды. Анда китапханәдә эшләп киткән Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Казан шәһәренең 39 нчы мәктәбе укучылары катнашты.

3
май, 2010 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап, «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында (1941–1945)» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.


29
апрель, 2010 ел
пәнҗешәмбе

«Гасырлар авазы – Эхо веков» («Записки архива») журналының беренче саны чыгуга 85 ел, яңадан чыга башлавына 15 ел тулу уңаеннан 2010 елның 28 апрелендә Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (К.Маркс ур., 36 йорт) журналның баш мөхәррире Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов Идел буе (Казан) федераль университеты журналистика факультетының II курс студентлары белән очрашты.

2010 нчы елның 30 нчы апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Кремль урамы, 33 нче йорт), Бөек Җиңүгә 65 ел тулуга багышланган чара уздыра.


27
апрель, 2010 ел
сишәмбе


Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлеге Бөек Җиңүгә 65 ел тулуга багышланган викторина уздыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International