ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2010 ел
сишәмбе
Татар шигъриятенең күренекле вәкиле Сәгыйть Рәмиевнең тууына 130 ел тулу уңаеннан ТР Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур. 33) «Уйласам уй, сызлый күңлем, сызлый җан...» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

1
февраль, 2010 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә 2010 нчы елның 1 февраленнән 28 февраленә кадәр «Мәңгелек пирамидалар патшалыгында» дигән тематик күргәзмә эшли.

26
гыйнвар, 2010 ел
сишәмбе

Татарстан Милли китапханәсенә – 145 ел. Шушы уңайдан «Казанский альманах» журналы (2009.– №5.– Б.70-89) битләрендә Г.Зәйнуллинаның «Мәгълүмат галәмендә Милли китапханә йолдызлыгы» («Галактика в информационной Вселенной») исемле мәкаләсе һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе Р.И.Вәлиев белән әңгәмәсе басылган.

21
гыйнвар, 2010 ел
пәнҗешәмбе

2010 ел Россиядә «Укытучы елы» дип игълан ителде.
Яшь буынны тәрбияләүдә, аларга аң-белем бирүдә Укытучы дигән бөек зат иң мөһим роль уйный. Ә яшь буын исә – җәмгыятебезнең киләчәге.
Татарстан Милли китапханәсенең 145 еллыгына багышлап, китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге тарафыннан «Сирәк китаплар тупланмалары дөньясында» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

18
гыйнвар, 2010 ел
дүшәмбе
2010 нчы ел рус әдәбиятының бөек классигы А.П.Чехов елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Кремль ур., 33 йорт) 2010 нчы елның 29 нчы гыйнварында тууына 150 ел тулу билгеләп үтелә торган язучыга багышлап «Таныш һәм таныш түгел Чехов» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.

14
гыйнвар, 2010 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә 2010 нчы елның 13 гыйнварыннан 31 гыйнварына кадәр «Мәңгелек сюжет: Сәнгать һәм дин» дигән тематик күргәзмә эшли.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында 2010 нчы елның 15 нче гыйнварында тууына 215 ел тула торган язучы һәм дипломат А.С.Грибоедовка багышланган китап күргәзмәсе ачылды (Кремль ур., 33 йорт).

16
декабрь, 2009 ел
чәршәмбе
2010 нчы елның 16 нчы гыйнварыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә китапханәдән файдаланучыларга 26500 документны үз эченә алган Россия дәүләт стандартларының яңартылган тулы текстлы мәгълүмат базасын куллану мөмкинлеге тудырыла.

15
декабрь, 2009 ел
сишәмбе
2009 нчы елның 11 нче декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр урамы, 5 йорт) видеосалонның оперетта сәнгатенә багышланган чираттагы утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International