ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2009 ел
җомга
2009 елның 3 декабрендә Татарстан Милли китапханәсенең Вакытлы матбугат бүлегендә (Карл Маркс ур. 36 йорт) “Безнең гәҗит” редакциясе хезмәткәрләре белән укучыларбыз арасында очрашу булып узды.

2
декабрь, 2009 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә 2009 нчы елның 3 декабреннән 31 декабренә кадәр «Бөек ачышлар сере. Иҗат психологиясе» дигән тематик күргәзмә эшли.
Сезне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында ачылган «Кеше булу сәнгате» исемле китап күргәзмәсен карарга чакырабыз.

21
ноябрь, 2009 ел
шимбә
2009 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә музыка һәм рәсем укытучылары өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. Бирегә килүчеләр китапханәнең һәм сәнгать бүлегенең фондлары һәм каталоглары системасы, китапханәдән файдалану кагыйдәләре, файдаланучыларга Милли китапханә тарафыннан тәкъдим ителә торган төп һәм өстәмә хезмәт күрсәтү төрләре белән таныштылар. Музыка һәм сынлы сәнгать дәресләре укыту өлкәсендә инновацион технологияләр куллануга багышланган күргәзмә зур кызыксыну уятты.

18
ноябрь, 2009 ел
чәршәмбе

2009 елның 27-28 октябре көннәрендә Чуашстан Республикасы башкаласы Чабаксар шәһәрендә «Китаби ядкәрләр – китапханә фондлары коллекцияләрендә» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәре Наилә Мансур кызы Хәбибуллина катнашты.


12
ноябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе

Театр сәнгатенең бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Кешелек хәтерендә төрле чор театрлары хакында күзаллау яши. Театр актердан башка яши алмый. Актер, курчак булса да (курчак театрларында), йөзен маска белән капласа да (антик һәм традицион көнчыгыш театрында), җырласа яки сөйләсә генә дә (опера һәм драма театрында) яки бер сүз дәшмәсә дә (пантомима театрында), театрның җаны. Театрларның шушы күптөрлелеге кешенең роль башкару осталыгы аша бер сәнгать төренә берләшкән.

«Дан өчен түгел...» исеме астында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында китап күргәзмәсе ачылды (Кремль ур., 33 йорт). Ул Россиядә 4 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге көненә багышланган.

21
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
22 октябрьдә Казанда старт алачак «Россия – спорт державасы» форумы уңаеннан Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге спорт сөючеләрне бүлек фонды басмаларыннан әзерләнгән күргәзмә белән танышырга чакыра.
2009 нчы елның 16 нчы октябрендә ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр. ур., 5 йорт) «Бөек җырчылар» видеосалонының опера примасы Анна Нетребко иҗатына багышланган утырышы узды.

19
октябрь, 2009 ел
дүшәмбе
2009 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (К.Маркс ур., 36 йорт) Казан дәүләт гуманитар-педагогика университеты укытучылары һәм студентлары өчен элеккеге Казан губернасында басылган газета һәм журналларга күзәтү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International