ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә Казан милли-тикшеренү технология университетының V нче курс студентлары өчен сәнәгать милке өлкәсендә авторлык хокукларын саклауга багышланган чаралар циклы башлана.

4
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе

2012 нче елда Россия дәүләтчелегенең 1150 еллыгы билгеләп үтелә. Шул датага туры китереп Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), «Гасырлар аша үткән данлы юл» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.

3
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Агымдагы елның 31 нче августында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Баку дәүләт университетының төрки халыклар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор, «Олдар юрду» газетасы мөхәррире, Әзербәйҗан Журналистлар берлеге әгъзасы Рәмиз Әскәров белән очрашу булып узды.

29
август, 2012 ел
чәршәмбе

Казанда Татарстан халыклары дуслыгы йорты ачылган көнне, ягъни 2012 нче елның 29 нчы августында, әлеге йорт бинасында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең китап күргәзмәсе узды.

10
август, 2012 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт, 2 нче кат), күренекле драматург һәм язучы, театр эшлеклесе, актёр һәм режиссёр Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулу уңаеннан, «Татар театрының сүнмәс йолдызы» исемле күргәзмә оештырылды.


22 нче август көнне француз композиторы, музыкада импрессионизм остасы Клод Дебюссиның (1862–1918) тууына 150 ел тула. Ул – ХХ гасыр музыкасына бик зур тәэсир ясаган шәхес.



Күренекле рус композиторы А.А.Алябьевның (15.08.1787–1851) тууына 225 ел тулу уңае белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге күргәзмә тәкъдим итә.


7
август, 2012 ел
сишәмбе
2012 нче елның 1 нче августыннан башлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан шәһәре, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) китапханәгә килүчеләр игътибарына «Казан – спорт башкаласы» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.


26
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханә хезмәтләреннән файдаланучылар игътибарына 24 нче июльдән башлап «Орнамент – дәвер хасияте» дигән күргәзмә тәкъдим итә.

25
июнь, 2012 ел
дүшәмбе
2012 нче елның 21 нче июнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Өченче мемориаль Ә.Г.Кәримуллин укулары узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International