ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (К.Маркс ур., 36 йорт) 2009 елның 10 октябрендә Татар дәүләт гуманитар- педагогика университетының беренче курс студентларын үзенә чакырды.

7
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
Америка Үзәгендә даими рәвештә америкалылар белән аралашу клубы эшләп килә. Без сезне һәр сишәмбе 17.30 сәгатьтә Элисон Фолэр  һәм һәр шимбә 15.00 сәгатьтә  Сандра Стингер белән очрашуга чакырып калабыз. Инглиз телен камилләштерү, яңа дуслар табу өчен бу – уникаль мөмкинлек.
Белешмәләр өчен телефон: 292 25 20

Татарстан Милли китапханәсе үзендә эшләп ялга чыккан хезмәт ветераннарына зур игътибар күрсәтә, булган мөмкинлекләреннән чыгып, өлкәннәр белән әледән-әле очрашулар оештыра, аларны актив тормыш рәвешенә тартырга, тормышларын ямьләндәрергә тырыша. Мондый кайгыртучанлык бигрәк тә 1 октябрь - Өлкәннәр көнендә күренә.

6
октябрь, 2009 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге 2009 елның 22 сентябрендә Казан театр училищесының беренче курс студентларын үзенә чакырды. Бүлек хезмәткәрләре күзәтү-таныштыру рәвешендә экскурсия уздырып, фонд хәзинәләрен кыскача тасвирлап бирделәр.
Танылмыйдыр кеше гәрчә тышыннан,
Танып була аны кылган эшеннән.
Дәрдмәнд.

Дәрдмәнднең бер шигыре әнә шундый юллар белән төгәлләнә. Болар – Закир (Мөхәммәдзакир) Рәмиевнең, ягъни шагыйрь Дәрдмәнднең бөтен гомер агышын һәм эшчәнлеген чагылдырган бик тә хак сүзләр. Ул да бит бик аз сөйләгән, әмма, үз халкының киләчәк өметле көннәре өчен дип, байтак кына нәтиҗәле эш-гамәлләр кылырга өлгергән.

М.Ю.Лермонтовның тууына 195 ел тулу уңаеннан Татарстан Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Кремль урамы, 33) ачылган китаплар күргәзмәсен карарга чакырабыз.

2
октябрь, 2009 ел
җомга

1 нче – 30 нчы октябрь көннәрендә Татарстан Җөмһүрияте Милли Китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге каршында урнашкан Алман уку залына барлык укучыларны һәм алман телен сөючеләрне чакырабыз. Сезнең игътибарыгызга “Хосуси караш – алман телле әдәбиятның мәдәни күптөрлелеге” исемле күчмә күргәзмә тәкъдим ителә. Ул сезне беренче һәм икенче буын Алманияга күчүчеләрнең аеруча кызыклы яңа әдәбияты белән таныштыра.

1
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Халыкара музыка көне ЮНЕСКО карары нигезендә 1975 елның 1 октябреннән алып билгеләп үтелә.
2009 ел тарихка Халыкара астрономия елы булып кереп калачак. ЮНЕСКО һәм Халыкара астрономия берлеге бу елны күренекле итальян галиме Галилео Галилейнең телескоп уйлап табып, шуның ярдәмендә күк йөзен каравына 400 ел тулу уңаеннан игълан итте.

9
сентябрь, 2009 ел
чәршәмбе
Татарстан Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә “Болгария – бай тарихлы һәм традицияле ил” дигән күргәзмә ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International