ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2009 ел
пәнҗешәмбе
2009 елның 21 апрелендә Татарстан Милли китапханәсендә республикабызның үзәкләштерелгән китапханәләр системалары (ҮКСлар) җитәкчеләренең киңәшмәсе узды.

21
апрель, 2009 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Татарстан Язучылар берлеге белән актив хезмәттәшлек итеп, «Китапханәчеләрнең әдәби иҗаты» дип аталган республикакүләм конкурска йомгак ясады.

14
апрель, 2009 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы белән берлектә һәр елны үткәрелә торган «Ел китабы» конкурсына йомгак ясады.


2
апрель, 2009 ел
пәнҗешәмбе
ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә ( Театр ур., 5 йорт) 2009 елның 1нче апреленнән 30нчы апреленә кадәр “Табигать манзарасы рәссам күзлегеннән” дип аталган күргәзмә эшли.

26
март, 2009 ел
пәнҗешәмбе
2009 елның 20 марты көнне ТР Милли китапханәсенең зур залында (Кремль ур, 33) сәнгать бүлеге хезмәткәрләренең “Музыкаль салон” кысаларында әзерләгән “Татар музыкасының башлангыч чоры...” исемле музыкаль-тематик кичә булып узды.
ТР Милли китапханәсенең патент бүлегендә (К.Маркс ур., 36 йорт) 2009 елның 28 мартыннан 15 апреленә кадәр энергия системасында эшләүче белгечләр һәм энергетика өлкәсендә һөнәри белем бирү йортлары студентлары өчен “Үз илебездә һәм чит илдә җитештерелә торган энергия саклаучы җайланмалар һәм җиһазлар” дип аталган каталоглар күргәзмәсе эшли.

23
март, 2009 ел
дүшәмбе
2009 елның 25 мартында Россиядә икенче тапкыр Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм халыкның рухи сәламәтлеген ныгытуда мәдәниятнең әһәмиятле урын алып торуын раслый.

17
март, 2009 ел
сишәмбе
Сезне 16 марттан 15 апрельгә кадәр Татарстан Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Кремль ур., 33) булачак бөек рус язучысы Н.В.Гогльнең 200еллыгына багышланган “Гоголь: шәхес һәм әдәби дөнья” дигән китап күргәзмәсенә чакырабыз.
12 нче март көнне Казан шәһәренең 10 нчы гимназиясендә (Копылов ур.,11), «Ялкын» журналы оешуга 85 ел тулу уңаеннан, укучы балаларның редакция хезмәткәрләре белән очрашуы булды. Аны Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге оештырды.

11
март, 2009 ел
чәршәмбе
12 март көнне Казан шәһәренең 10 гимназиясендә (Копылов ур.,11) “Ялкын” журналы редакциясе белән укучылар арасында очрашу була. Бу очрашу, журналның чыга башлавына 85 ел тулу уңаеннан, ТР Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге тарафыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International