Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында «Нигъмәтулла Солтанбәков әсәрләре» – «Татар археографиясе» сериясеннән 33 нче басма – дөнья күрде. Төзүчесе – филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, археограф, текстолог Раиф Фәтхелбәян улы Мәрданов.
Китапта Нигъмәтулла Солтанбәковның (1841–1928) шигъри әсәрләре тәкъдим ителгән. Ул Югары Ушмы авылында (хәзер республикабызның Мамадыш районында) туып үскән, атасы Мөхәммәтсафа һәм бабасы Колмөхәммәт шушы авылда мулла булганнар. Нигъмәтулла да шулай ук имам булып хезмәт итә башлаган, әмма 1891 елда кинәт килеп чыккан каты авыру аны аяктан еккан. Нигъмәтулла мулла, яткан урыныннан кузгала алмаучы, даими ярдәмгә мохтаҗ кеше булса да, бертуктаусыз язучылык белән шөгыльләнгән: шигырьләр һәм мәдхияләр иҗат иткән, бабасы Колмөхәммәт Солтанбәковның (1777–1849) шигъри әсәрләрен күчереп язган.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Нигъмәтулла Солтанбәковның сигез кулъязма җыентыгы бар. Шактый кызыклы һәм әһәмиятле бер җыентыгы Солтанбәковлар нәселе дәвамчыларында саклана, аңа ике әсәре кергән: шигъри «Шәҗәрә» һәм авторның энесенә багышланган бер мәдхиясе; шулай ук анда Солтанбәковлар нәселенең схематик сызымы ясалган.
Авторның исеме татар әдәбияты тарихында күпмедер дәрәҗәдә билгеле булса да, аның әсәрләре моңарчы басылмаган иде. Әлеге китап Солтанбәковлар нәсел шәҗәрәсенең исемлек рәвешендәге вариантын, «Шәҗәрә» шигъри әсәренең һәм дүрт мәдхиянең тулы текстларын, шулай ук авторның төрле кулъязма җыентыкларыннан сайланган шигырьләрне үз эченә ала.
Китапның кереш мәкаләсендә Н.Солтанбәков әсәрләренә җентекле күзәтү ясалган, шулай ук аның туган авылы, нәселе, сәламәт чагында үз куллары белән ясаган-язган эпиграфик (ташъязма) истәлекләр турында мәгълүматлар бар.
Китап ахырында Нигъмәтулла Солтанбәков кулъязмаларына фәнни-археографик тасвирламалар бирелгән. Басмада шулай ук кулъязмаларның аерым битләреннән ясалган факсимиль күчермәләр дә урын алган.