Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында «Нигъмәтулла Солтанбәков әсәрләре» – «Татар археографиясе» сериясеннән 33 нче басма – дөнья күрде.
Нигъмәтулла Солтанбәковның сакланган кулъязмаларының берничәсе 1909 ел белән даталанган.
Нигъмәтулла Солтанбәковның берничә җыентыгы гомуми исем астында берләштерелгән аерым цикллар рәвешендә дияргә мөмкин. Мәсәлән, 23 шигъри тексттан торган, 1909 елгы җыентыгы «Иказел-әүляд» («Балаларга кисәтү») дип исемләнгән.
Нигъмәтулла Солтанбәковның «Шәҗәрә» дип исемләнгән шигъри әсәрендә Югары Ушмы авылының игелекле заты – Хәнәфия мирзаның гамәлләре, Югары Ушмы һәм Түбән Ушмы авылларындагы имамнар, үз нәселенең тарихы, бабасы Колмөхәммәт Солтанбәк улының тормыш юлы тасвирланган.
Нигъмәтулла Солтанбәковның дүрт мәрсиясе билгеле.
Мамадыш районының эпиграфик истәлекләренә багышланган, 2015 елда басылып чыккан хезмәтебездә Нигъмәтулла Солтанбәковның кабер ташы турында мәгълүмат бирелгән урында Татарстан Республикасы Милли китапханәсендәге кулъязма шигъри җыентыгы турында хәбәр иткән идек.
Татар әдәбиятының бай тарихында бик авыр сырхауларга дучар булган (сукыр, хәрәкәте чикләнгән һ.б.) әдипләрнең бай иҗади мирасы калган кебек, Нигъмәтулла Солтанбәковның да үз куллары белән язган шигъри (тезмә) әсәрләре кулъязмалар рәвешендә хәзергәчә сакланып калган.
Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан ТР Милли китапханәсе сайтындагы «А. С. Пушкин – Казанның күренекле кунагы» электрон белешмәлеге яңартылды.
30 майда Актаныш муниципаль районы Үзәк китапханәсендә Гаилә елы кысаларында китапханә хезмәткәрләре өчен «Гаилә – барлык башлангычларның нигезе» дигән семинар үткәрелде.
«Татар археографиясе» сериясенең чираттагы – 33 нче – китабы Нигъмәтулла Солтанбәков (1841–1928) иҗатына багышлана.