ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 150 еллык юбилеена багышлап сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге әзерләгән «И.А.Второв. Әсәрләр: шигырьләр һәм проза» дигән китап басылып чыкты.
Второв И.А. Сочинения: стихотворения и проза / И.А.Второв; Национальная библиотека Республики Татарстан; сост. Р.К.Юнусова; науч. ред. Е.И.Карташева; отв. ред. И.Г.Хадиев. – Казань: Милли китап, 2014. – 148 с.

6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
2015 нче елның 2 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Театр кунакханәсе» Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Совет районындагы 161 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең (Зәкиев ур., 31 нче йорт) 7 нче, 8 нче сыйныф укучылары белән очрашты.

2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) 7 нче апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган күргәзмә оештырылды

31
март, 2015 ел
сишәмбе
2015 нче елның 26 нчы марты көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Дәрья» әдәби кунакханәсе иҗатның төрле өлкәләрендәге яшьләрне берләштерүче «Калеб» яңа буын җыены белән очрашты. Бу көнне Зур уку залында яшь, талантлы шагыйрь, композитор, җырчы, музыкантлар «тавыш»ы яңгырады.
2015 нче елның 26 нчы мартында ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) КДМСУның социомәдәни эшчәнлек факультетында читтән торып укучы 4 нче курс студентлары өчен «Мәгълүмат ресурслары мәдәният хезмәткәрләренә ярдәмгә» дип исемләнгән Мәгълүмат көне узды.

30
март, 2015 ел
дүшәмбе
2015 нче елның 2 нче апрелендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистларыбелән очрашуга чакыра.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе
2015 нче елның 20 нче марты көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Бакиров Марсель Хәернас улының «Древнетюркская поэзия: неразгаданные тайны устного и письменного творчества наших предков» монографиясен тәкъдир итү чарасы узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) айга ике тапкыр алмаштырыла торган яңа китаплар күргәзмәсе гамәлдә.
2015 нче елның 26 нчы марты көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Дәрья» әдәби кунакханәсе «Калеб» яңа буын җыены белән очрашуга чакыра. Гүзәл, зиннәтле Китап Йортында шагыйрь, композитор, җырчы, музыкантлар «тавыш»ы яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International