ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре, Россиядә Әдәбият елы уңаеннан һәм Е.А.Боратынскийның 215 еллыгына багышлап, Казан шәһәре Идел буе районындагы 78 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары белән очрашу уздырды.

19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Идел буе районындагы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 68 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары белән очрашты.

17
март, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге иясе, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Саба районында яшәп иҗат итүче Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу булды.
Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) бүлек фондындагы вакытлы басмалардан, сценарийлардан торган күргәзмә оештырылды.

16
март, 2015 ел
дүшәмбе
2015 нче елның 13 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасында (Кремль ур., 33 нче йорт) Казан архитектура-төзелеш университеты студентлары өчен Мәгълүмат көне уздырылды.

12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2013» республика конкурсына йомгак ясады.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү уңае һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирү максаты белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре 2015 нче елның 11 нче мартында Казан шәһәренең 68 нче мәктәбендә укучылар белән очраштылар.

11
март, 2015 ел
чәршәмбе
2015 нче елның 10 нчы мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре «Каләмне корал итеп...» дигән темага очрашу уздырды. Очрашуга Татарстанның Алексеевск районы Олы Тигәнле мәктәбеннән 5-6 нчы сыйныф укучылары килде.


10
март, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Бөтендөнья мәдәни мирасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.

6
март, 2015 ел
җомга
2015 нче елның 5 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында «Дәрья» әдәби кунакханәсе Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, драматург, публицист, режиссер, җәмәгать эшлеклесе, киносценарийлар авторы Рабит ага Батулла белән очрашу кичәсе үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International