ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Казан шәһәрендәге 116 нчы лицейның 1-6 сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белән танышты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33) А.С. Пушкинның (1799 – 1837 ) тууына 215 ел тулу уңаеннан «Беренче мәхәббәт онытылмаган кебек Россия сине мәңге онытмас» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.

4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Май аеның соңгы көннәрендә «Татарстан–Яңа гасыр» телеканалында «Башваткыч» тапшыруының 100 нче юбилей чыгарылышы күрсәтелде. Әлеге чыгарылыштагы уенның төп катнашучылары да, җанатарлары да китапханәчеләр булды.

29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында татар һәм рус телләрендә «Казанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре» дип исемләнгән яңа белешмәлек-юл күрсәткеч дөнья күрде.

27
май, 2014 ел
сишәмбе
Бүген һәм иртәгә Казан федераль университетында дөньякүләм танылган галим, тарих фәннәре докторы, академик Миркасыйм Габделәхәт улы Госмановның (1934–2010) тууына 80 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни конференция уза. Оештыручылар арасында Татарстан Республикасының Милли китапханәсе дә бар. Китапханә директоры Н.Ә.Камбеев конференциядә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

26
май, 2014 ел
дүшәмбе
2014 нче елның 23 нче маенда Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә «Печән базары» флэшмоб-акциясе узды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге чарадан читтә калмады.

23
май, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган, энциклопедик, белешмә һәм мәгълүмати чыганаклардан, сценарийлардан торган күргәзмә куелды.

20
май, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт), Гомумроссия китапханәләр көне уңае белән, «Китапханә – белем учагы» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә. Ул 20 нче майдан 31 нче майга кадәр эшләячәк.


12
май, 2014 ел
дүшәмбе
2014 нче елның 28-30 нчы апрель көннәрендә Мәскәүдә китап белеме проблемаларына багышланган «Мәгълүмати җәмгыятьтә – китап» дигән XIII нчы Халыкара фәнни конференция узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Зөфәр Гыйләҗев катнашты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт), Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңае белән, 1 нче майдан 15 нче майга кадәр киң җәмәгатьчелеккә «Бөек Җиңү» исемле күргәзмә тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International