Габдулла Кариев - татар театрының атасы



Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Г. Тукай “Театр”

Татар театр сәнгате - ХХ гасыр дөнья мәдәниятенең тирән игътибарга лаеклы аерым өлеше. 22 декабрь татар театрының туган көне. Аңа 105 яшь тула. Төрки телле халыклар сәнгатендә беренчеләрдән барлыкка килгән бу театрның бүген инде бай тарихы, зур казанышлары, дөньякүләм танылу алган олуг шәхесләре бар. Бу уңышларда, һичшиксез, татар театрының атасы, режиссер һәм актер Габдулла Каривның да роле гаять зур.
2011 елның 8 маенда беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариевның (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин) тууына 125 ел тулды.
Г. Кариев тормышын тулысы белән татар халкының мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә багышлый һәм милли театрның нигез ташын салучыларның берсе булып таныла. Ул үзенең актерлык мәктәбен тудыра. Бу мәктәпне Касыйм Шамил, Гөлсем Болгарская, Зәйни Солтанов, Фатыйма Ильская, Шакир Шамильский, Хәлил Әбҗәлилов һәм башка күренекле татар актерлары үтте. Кариев мәктәбе хәзерге чорда иҗат итүче талантлы татар яшьләренең сәнгатендә дә яши.
Әлеге биобиблиографик белешмәлек шушы ике истәлекле датаны күздә тотып төзелде. Белешмәлектә материаллар 8 бүлеккә туплап бирелде. Биредә олуг сәнгатькәрнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм эшчәнлегенә караган мәкаләләр, аның турында истәлекләр, театрга һәм мәшһүр артистка багышланган шигырьләр, сценарийлар, тупланды. Биредә татар театрының тарихы һәм бүгенгесе турындагы мәкаләгә дә урын бирелде. Фотоархив бүлегендә атаклы “Сәйяр” труппасының җитәкчесе Г. Кариевның, иҗатташларының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган фотосурәтләр урнаштырылды. Электрон белешмәлекнең ахырында “Библиография” бүлеге урын алды. Биредә Г. Кариевның әсәрләре исемлеге, шулай ук аның хакында аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә (1996-2011 елларда дөнья күргән) басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде. Бу бүлек азагында Интернетта Г. Кариевка багышланган сайтларга сылтамалар да китерелде.
Белешмәлек татар, рус, инглиз телләрендә төзелде.

Г. Кариевның тәрҗемәи хәле
Г. Кариевның тормышы һәм иҗаты турында
Г. Кариев турында истәлекләр
Татар театры гасырлар чатында
Фотоархив

Г. Кариевка һәм театрга багышланган шигырьләр
Г. Кариевка һәм театрга багышланган сценарийлар
Библиография

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International